Туган Як
  • Рус Тат
  • Тормыштан ямь һәм тәм табып

    Үз хезмәтләрен яратып башкарып, гомере буе аңа тугрылык саклаучы шәхесләр шактый. Ирфан ага да шундый шәхесләрнең берсе.

    Ирфан Исхаков 1928 елның 25 апрелендә Кушкуак авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбенең 4 классын тәмамлагач, аңа басуда атлар җигеп җир сөрергә дә, яланаяк килеш көлтә ташырга да, урак вакытларында "жнейка" белән арыш, бодай урдырырга да, Буадан, арба белән, чәчүлек орлык, 90 килограммлы печән төргәкләрен чанага салып кайтарырга да туры килә. Ул елларда кырда кунып эшләгән чаклары да еш була.
    1943 елда Чүпрәле МТСында тракторчылыкка укый ул. Кушкуак авылына СТЗ һәм ХТЗ маркалы беренче тракторлар кайткач та берсенә Ирфанны утырталар. Тәгәрмәчле тракторда (руле дә, тәгәрмәчләре дә тимердән була) Ирфан ага 6 ел эшли. Аннан соң армия хезмәте. Һәр ир-егет өчен дә изге булган бурычын ул Калиниград өлкәсенең Черняховск шәһәрендәге частьтә үти. Армиядән соң бәхетен Северозадонск шәһәрендәге шахтада сынап карый. Әмма туган җирне сагыну хисе аны кабат авылына алып кайта. Казан шәһәрендә шоферлар әзерләү курсларында укып, машина йөртү таныклыгы ала. Яшь, тәртипле, уңган егеткә "ГАЗ-51" маркалы машина тәкъдим итәләр.
    1954 елда Кушкуак авылы кызы Җәүһәрия белән гаилә корып җибәрәләр. Тормышларын тагын да ямьләндереп, бер-бер артлы балалары-Гомәр, Фәрит, Венера, Кәүсәрия, Зәкия һәм Дилүзә туа. Балаларның һәркайсына төпле белем һәм ныклы тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр алар. Хәзерге вакытта балаларының һәркайсы гаиләле, инде үзләренең балалары, оныклары бар. Җәүһәрия апаны гына рәхимсез үлем иртә алып китә бу дөньядан.
    Бүгенге көндә Ирфан ага Рауза Әбдрәшит кызы белән бергәләп, төп нигезнең утын сүндермичә, балаларны, онык-оныкчыкларны каршы алып, озатып торалар.
    Кушкуак авылыннан Яңа Чүпрәлегә күчеп килгәч тә, Ирфан ага район кулланучылар җәмгыятенә шофер булып урнаша. Башлап төрле җирләрдән йөк машинасы белән товар ташыса, 1971 елдан икмәк ташу машинасына утыра. Ул елларда әле районда ипи пешерү заводы бөтенләй булмый, ипине Ульяновск шәһәреннән кайтара торган булалар.
    -Иртәнге сәгать 3тә торып беренче рейска, 7-8 сәгатьләргә инде кире әйләнеп кайтып, бушатып, икенче рейска китә идем,-ди ул елларны искә алып Ирфан ага.
    Беренче хезмәт башлау елларыннан соң күпме сулар агып, гомерләр үтә. Бишьеллык ярышларында җиңү яулап хезмәт алдынгысы була. Аның намуслы хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнә. Бүгенге көндә дә тик тормый Ирфан ага, тирә-күршеләргә, таныш белешләргә я чалгы, я пычкы сабы куя, бизәкле урындыклар, җурнал өстәлләре ясап бирә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: