Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Тормыш тулы - бергә булганда

    Тирә-ягыбызда тыныч кына хезмәтләрен башкарып, булганына шөкер кылып,өй тулы бала-чага үстереп яшәгән гаиләләр шактый. Андыйлар белән аралашканда да: "Булганына шөкер, исәнлек бирсен Ходай" диләр. Авыр сугыш еллары, ачлык-ялангачлык күргән буын шул алар, тормышның да кадерен белеп яшиләр.

    Шундый гаиләләрнең берсе -Зәйтүнә апа һәм Шамил абый Идрисовлар Түбән Каракитә авылында гомер кичерә.

    -Килен булып төшкән йортымда мунча, кое, ак ипи барлыгына куанганым бүгендәй хәтеремдә. Дөрес кое үзебездә дә бар иде, әмма аның бурасы инде күптән искергән, яңасын ясарга ир кеше юк иде,-ди Зәйтүнә апа яшьлеген искә алып.

    Зәйтүнә апа белән Шамил абый икесе дә ишле гаиләдә үсәләр. Шамил абыйдан аермалы буларак, Зәйтүнә апаның балачагы әтисез уза. Дүрт бала белән ялгызы калдырып (кечкенәсе-Зәйтүнәгә 3 ай була ул вакытта) әтиләре Зартдин сугышка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Ирсез, әтисез тормышның никадәр авыр булуын үз башыннан кичкән кешеләр генә беләдер. Шуңа да Зәйтүнә апага Шамил абыйлар гаиләсенә килеп керү оҗмахка керүгә тиң була.

    Әмма Шамил абыйларның гаиләсендә дә тормыш тигез генә тәгәрәми. Берсеннән-берсе яшь балаларын ятим калдырып, әниләре 1947 елда вафат була. Шамил абыйга ул чакта-10 яшь. Аларны "яшь әни" үстерешә.

    Авыл мәктәбендә ул чактагы шартларда 7шәр класс белем ала алуларына шатланалар. Шамил абый Төркмәнстанда өч ел армия хезмәте уза, аннан шахталарда эшләп кайтканнан соң, фермада эшләүче Зәйтүнә апаны тиң яр итә.

    Гомерләренең дүрт дистәгә якын елларын берсе шофер хезмәтендә, икенчесе колхозда төрле эшләрдә эшләүгә багышлыйлар. Бер ул, дүрт кыз балага гомер бирәләр. Һәркайсын белемле итәргә тырышалар.

    Бергә гомер итүләренең дә 50 еллыгын билгеләп үтәләр алар: быел 4 ноябрьдә-Алтын туйлары.

    -Матур яшәдек, зурдан кубып сүзгә килмәдек. Кичерә, сабыр итә белдек, Аллага шөкер, - ди Зәйтүнә апа бергә яшәгән гомерләре турында. Шамил абыйның исә бергә яшәүнең 50 еллык серен ирләрчә, кыска гына: "Бер болганмый, су да тынмый", дип кенә ачты. Бүгенге көндә җиде оныклары бар Идрисовларның.

    - Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - диләр бәхетле парлар.

    Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаганнар алар. Берсе сүзне башласа, икенчесе аны җүпләп куя. Үзләреннән бөркелгән җылылык, яктылык өйләренә дә гүзәллек булып таралган. Түр якта балачакны искә төшереп түгәрәк мич, аш-су бүлмәсендә исә олы мич утыра. Анысында Зәйтүнә апа тирә-күршесенә коймаклар, балалар кайтканда камыр ризыклары пешерә икән.

    Илдәге яңалыклардан да хәбәрдар булуларын, кызыксынуларын, "Туган як" район газетасыннан күрше авыллардагы хәл-хәбәрлар турында белүләрен сөйләделәр.

    Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр бер-берсен тулыландырып гомер кичергән әлеге бәхетле парга сокландым. Иң мөһиме-туган нигезгә ашкынып кайткан балаларны, оныкларны каршы алып, тормышны тулыландырып парлашып, аңлашып яшиләр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: