Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Тән ярасы булып калган сугыш еллары

    Мунчәли авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гильман абый Ибраһимовка 90 яшь тулды. Шушы 90 ел эчендә Гильман абый күргәннәренең иң мәхшәрлесен сугыш еллары дип атый.

    Яңа гына 18 яше тулган яшь егетне армиягә алып китәләр. 7 сыйныф белеме булганлыктан, аны Мәскәү өлкәсендәге училищеларның берсенә, әзерлек курсларына җибәрәләр. Аннан турыдан-туры ул фронтның алгы сызыгына юл ала.

    -Сугышта иң куркынычы шушы алгы сызык инде,- ди Гильман абый. -Өйгә дә хәбәр биреп булмый, хәл дә сорашып булмый, чөнки янәшәңдә баручы иптәшең дә синең белән бергә атлый, әллә бүген, әллә иртәгә үләсеңне бер Ходай гына белә.

    Гильман абыйга Ходай Тәгалә шулай да озын гомер бирә. Тик шушы сугыш еллары аның күңел ярасы гына түгел, ә тән ярасы да булып кала. 19 яше туларга өч ай калганда снаряд кыйпылчыгыннан дүрт тапкыр бер аягына, пулядан икенче аягына яралана ул һәм гомерлек инвалид булып туган авылына кайта.

    Мунчәлидә Бибиҗиһан исемле кызга өйләнеп гаилә коралар, сигез бала үстерәләр. Сугыштан соңгы елларда районда дүрт умартачылык хуҗалыгы була, Гильман абый агроном буларак, шуларга җитәкчелек итә. Күңеленә хуш килгән әлеге кәсепне бүген төпчек улы Илдус дәвам итә. Тормыш иптәше Гөлия белән алар Гильман абыйның аяк-куллары да, күзләре дә. Соңгы сигез елда сугыш ветераны якты дөньяны күрүдән бөтенләй мәхрүм калган. Бибиҗиһанының да вафат булганына инде озак еллар узган.

    Ибраһимовлар нәселен дәвам итүчеләрнең саны бүген 30дан артып китә. Болар әле онык, оныкчыклар гына. Балалары да әтиләрен олылап, туган нигезгә бәйрәмнәргә кайталар. Юбилей уңаеннан Гильман абыйга үзебезчә йолаларыбызны саклап, матур мул табынлы токмакчлы аш өстәле әзерләгәннәр, барча якыннарны, авылдашларны җыеп хөрмәт иткәннәр.

    Район җитәкчелеге дә килде олы ветеран янына. Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Гильман абыйны котлап, сугыш чорына туры килгән буын буларак, олы рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

    Сугыш... Үзәккә үткән ачлык, мәхшәр. Әлеге михнәтне башка бер буын да күрмәсен иде дигән теләктә яши Гильман абый.

    Язманың рус телендәгесен һәм фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/8174-veteran-voini-otmetil-90-letye.html адресы буенча карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: