Туган Як
  • Рус Тат
  • Сокланмый мөмкин түгел

    Тормышта үз урыннарын табып, хезмәтләреннән ямь һәм тәм тоеп яшәүчеләргә карап сокланам һәм хөрмәт итәм. Гомәр Абдрахман улы Мөхтәров белән беренче тапкыр гына очрашуым булуга карамастан, туган төбәгемдә шундый кешеләр дә яшәгәнен күреп, районым, җирлегем өчен горурлану хисе туды.

    Гомәр абый 1952 елның 1 сентябрендә Кече Чынлы авылында, күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Абдрахман абый һәм әнисе Минҗан апа бик кешелекле һәм авылда ихтирамга лаек кешеләр булганнар. Балаларында да кече яшьтән үк хезмәт сөючәнлек, олыларга карата ихтирам хисләре кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышканнар. Алгарак китеп булса да әйтим, кече яшьтән салынган миһербанлылык, изгелек, игелеклелек орлыклары үз шытымнарын биргән, әнә! Абдрахман абзыйның һәм Минҗан апаның картлыклары бик бәхетле була. Алар икесе дә олыгаеп, улы Гомәр һәм килене Фәния тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, балаларына үз фатыйхаларын биреп, бакыйлыкка күчәләр.

    Кече Чынлы сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Гомәр Мөхтәров Буаның шоферлар әзерләү курсында белем ала һәм туган авылына әйләнеп кайта. Үзенең булачак ярын, тормыш иптәшен дә ул читтән түгел, үз авылыннан сайлый. Фәния апа белән алар параллель сыйныфларда укып йөриләр, бер-берсен кече яшьтән үк белеп, аралашып үсәләр. Яшьләр гаилә корып яши генә башлыйлар, Гомәрне армиягә чакыралар. Һәр ир-егет өчен дә изге булган бурычны үтәгән ике елда Фәния апа кайнана һәм кайнатасы белән яши. "Без әти-әниебез белән дус-тату яшәдек, бик әйбәтләр иде алар икесе дә. Үз кызларыдай гаиләгә кабул итеп, киңәш-табышлары белән һәрвакыт ярдәм итеп яшәүләренә мин гомерем буе рәхмәтле булдым",-ди кайната-кайнанасы белән бергә яшәү елларын искә алып Фәния апа. Нәкъ менә шул елларда Гомәр абый һәм Фәния апаның беренче балалары-кызлары Румия дөньяга килә. Кызларына ике ай тулгач яшь әтине ялга да җибәрәләр әле. Армия хезмәтен тәмамлап кайтканда кызлары инде үсеп, тәпи киткән була.

    Инде ул еллардан соң да күпме сулар аккан. Армиядән соң башлап туган колхозында шофер булып эшләсә, соңрак, 1985 елда, Гомәр аганың үҗәтлеген, эшне намус белән, җиренә җиткереп башкаруын күреп, җаваплы вазыйфа ышанып тапшыралар-товарлыклы-сөтчелек фермасына мөдир итеп билгелиләр. Бу вакыйга хуҗалыкка Барис Гафуровның башлап парторг, аннан соң җитәкче буларак килү елларына туры килә. Барис Аппаувич кебек оста оештыручы, көчле җитәкче белән иңгә-иң торып эшләү үз нәтиҗәләрен дә бирә башлый. Хуҗалык, терлекчелек тармагы да зур үзгәрешләр кичерә. Хуҗалыкта савым сыерларның баш саны да, сөт саву күләме дә арта.

    Бүгенге көндә район хуҗалыклары арасында сөт саву күләме буенча "Цильна" хуҗалыгы алдынгы урында бара икән, биредә Гомәр Абдрахман улының да өлеше бәхәссез. Әлбәттә, мондый күрсәткечләргә үз-үзеңне аямыйча, иртәнге сәгать дүрттән торып, кичке караңгыга кадәр эшләү бәрабәренә генә ирешү мөмкин. Ә моның өчен сине аңлаучының булуы да кирәк. Фәния апа ирен ярты сүздән аңлап, аңа һәрвакыт ярдәм итеп яшәргә тырышкан, гаиләнең бар ыгы-зыгысы да күбесенчә аның җилкәсендә булган дисәм, ялгышмам. Аларның гомере буе һәм бүгенге көндә дә бер-берсен күз карашларыннан аңлап, хөрмәт итеп яшәүләре һәр адымнарында, хәрәкәтләрендә чагыла.

    Гомәр абыйның намуслы хезмәте республика, район җитәкчелеге тарафыннан күп тапкырлар билгеләп үтелә. Төрле елларда ТР Президенты, авыл хуҗалыгы министрлары исеменнән бирелгән Мактау Грамоталары да, "Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме, "Казанның 1000 еллыгы" медале дә, төрле дәрәҗәдәге Дипломнар да шул турыда сөйли. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән өчен һәр ел бүләкләр белән дә бүләкләнеп килә ул.

    Гомәр һәм Фәния Мөхтәровалар (рәсемдә) уллары Айрат, киленнәре Лилия белән, төп нигезнең утын сүндермичә, һәрберсен каршы алып, кунак итеп яшиләр. Кызлары Румия һәм кияүләре Марат Ульяновск шәһәрендә төпләнгәннәр. Бүгенге көннәре белән бик бәхетлеләр Мөхтәровлар. Яннарында әби-бабай дип өзелеп торучы оныклары Айдар, Рәсим һәм Регина бөтерелеп йөриләр, үзеннән соң якты эз калдырырлык хезмәт нәтиҗәләре бар. Сокланмыйча буламы?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: