Туган Як
  • Рус Тат
  • Рухи байлыкны югалтмыйк!

    Һәр эштә безне өйрәтүче бар. Динебездә мәчетләрдә эшләүче имамнар, ә район буенча барлык дин эшләренең барышына мөхтәсиб җаваплы. Бүгенге кунагыбыз район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

    - Фәһим хәзрәт, сезне иң башта көньяк-көнбатыш төбәге казые булуыгыз белән ихлас котлыйбыз. Бүгенге көндә районда дин эшләренең куелышы сезне канәгатьләндерәме?

    -Бисмилләһир-рахмәниррахим. Аллага шөкер, районда 25 мәчетнең 23е эшләп тора. Мәчет имамнары бүгенге көндә дин эшен алып барырлык дәрәҗәдә. Диния нәзарәте тарафыннан аларның белемнәрен күтәрү программасы эшли башлады. Тиздән безнең имамнарыбыз да үз белемнәрен күтәрәчәкләр. Авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерү юнәлешендә кайбер мәчетләр каршында мөхтәсибият тарафыннан дини дәресләр алып барыла. Быелдан Диния нәзарәте тарафыннан уку-укыту системасы барлыкка килде. Яшүсмерләрне тәрбияләүдә Ял көне дәресләренә йөрүчеләр арасында дини чаралар, Коръән бәйгеләре, төрле ярышлар үткәрелә. Быел Иске Чүпрәле мәчетендә ир-егетләр өчен дә дәресләр алып барыла. Дәресләр якшәмбе көнне 17.00 сәгатьтә башлана. Башка авыллардан дин гыйлеме алырга теләүчеләр дә килә алалар.

    -Мәчетләрнең эшләве аларны җылытуга да бәйле. Бу уңайдан нәрсә әйтә аласыз?

    - Аллага шөкер, хәзер күпчелек мәчетләр газ белән җылытыла. Элек-электән мәчетләрне авыл халкы карап торган. Халкыбыз күңеленә салынган, буыннан-буынга сакланып калган рухи бердәмлек бүген дә бар. Мәчетләребез халык сәдакасы исәбенә яшәп тора.

    -Шулай да мәчетләрдә биш вакыт намаз укыламы?

    -Кызганычка каршы, милләттәшләребез булган мөмкинлекләрдән файдаланып бетә алмыйлар. Кыямәт көнендә бездән иң беренче чиратта намаз соралачак. Алар бездә мәчет юк иде, өйрәтүче юк иде, дип әйтә алмыйлар. Мин бүгенге динебезнең куелышын Аллаһының чишмәсе белән тиңләр идем. Чишмә беркемгә дә буйсынмый ага да ага. Аннан кем эчә-сусавын баса, сафлана, чистарынса-пакъләнә. Ә кем үтеп китә-бу илаһи нурдан мәхрүм кала. Мәчетләребезнең эшләп торуы-ул чишмә кебек илаһи нурның агышы. Бу эштә имамнарыбызның авыл өстендә азан яңгыратуы, биш вакыт намазны мәчеттә җәмәгать белән алып баруы Аллаһы каршында никадәр олы дәрәҗә икәнен әйтергә кирәк. Шул ук вакытта, аларның төп вазыйфасы да булып тора.

    - Имамнар алдында нинди булса да проблема бармы?

    -Иң беренче чиратта, кайбер авыл халкы арасында имамнарга карата хөрмәтнең, ихтирамның түбән булуы күзәтелә. Динен хөрмәт иткән кеше аны дингә өндәүче, әйдәүче авыл имамын да хөрмәтләргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә "Һәр кавем ахирәттә үзенең иманы белән чакырылачак" диелгән.

    - Фәһим хәзрәт, имамнарга Диния нәзарәте тарафыннан акча түләнәме?

    - Элек-электән муллаларны мәхәллә халкы тоткан. Бүгенге көнгәчә бу шулай дәвам итә. Әгәр дә мәхәллә халкы үзләренә ошаган имам булдырырга теләсә, аның чыгымнарын да кайгыртырга тиеш була. Чөнки мәчет шушы авыл халкына рухи көч бирә һәм дини ихтяҗларын канәгатьләндерә. Бүгенге көндә әлегә үзәкләшкән рәвештә муллаларга хезмәт хакы түләнми.

    -Җәмгыятьтәге сәяси вакыйгаларга ничек карыйсыз?

    -Соңгы елларда дини эшчәнлек ныклы бер системага салынды. Авыл җирлеге башлыклары һәм район хакимияте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Дин дәүләттән аерылган булса да, алар һәрвакыт безгә ярдәм итәләр. 30 ноябрьдә Буа шәһәрендә көньяк-көнбатыш казыятенә кергән районнар катнашында Диния нәзарәте тарафыннан зур җыен уздырылачак. Анда төп мәсьәлә булып 2012 елга эш планын төзү торачак.

    Сүземнең ахырында дин кардәшләремне 5 декабрьдә булачак Гашура көне белән котлыйм. Аллаһының рәхмәтендә булыйк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: