Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мунчәлидә Хәйретдиновлар гаиләсе юбилейлы гомер кичерә

    Яшьтәмени, михнәт, еллардамыни хикмәт?! Нинди генә яшьтә булсаң да, әти-әни, дип дәшә алсаң, төп нигезнең, туган йортның ишекләрен ачып керә алсаң... Тормышның иң зур бүләге шушыдыр, минемчә.

    -Без бик бәхетле, чөнки янәшәбездә әти- әни бар,-ди инде үзе дә олыгаеп баручы уллары Марсель Рокыя апа һәм Ирфан абый Хәйретдиновлар хакында. Гомер юлындагы авыр сынауларны, сикәлтәләрне бер-берсенә олы хөрмәт белән караган, мәхәббәт аша сугарылган парлар гына кичә аладыр. Мунчәли авылында яшәүче Рокыя апа һәм Ирфан абый Хәйретдиновлар да шундыйлардан. Җәйнең җиләкләр пешкән июнь аенда алар бергә тормыш коруларының 50 еллыкларын билгеләделәр.

    -Вакытның узганы сизелмәде дә, 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер,-диләр алар.

    Тыйнак, әмма шул ук вакытта чибәрлеге, үҗәтлеге белән дан тоткан Рокыя апа вәгъдәләшеп озаткан Ирфан абыйны армия хезмәтеннән, аз да түгел, күп тә түгел, 3,5 ел көтеп ала. Кайткач күп тә үтми, Рокыя апа Хәйретдиновлар гаиләсенә килен булып төшә.

    -50 елның 19 елын кайнана белән яшәдем. Беркайчан сүзгә килмәдек, дус-тату булдык. Ике ул, өч кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Хәзер аларның уңышларына куанып гомер итәбез,-ди Рокыя апа. Әби белән бабайның бүген 12 оныгы бар, оныкчыклары исә туарга тора.

    Рокыя апа гомере буе фермада сыер савучы булып эшли. Әлеге хезмәткә ул бик яшьли, башлап терлекләргә су ташучы булып керешә. Җәйлеген исә, колхоз кырларында 3-4 гектар чөгендер игүдә дә катнаша. Ирфан абый да гомерен колхоз, авыл халкының терлекләре янында үткәреп, аларның сау-сәламәт булуында, мал табибы буларак үз өлешен кертә. Авыл тормышын үз итү аларның балаларына да күчкән. Бүген ике кызлары, ике уллары авылда, бер кызлары исә Казанда гомер кичерәләр. Уллары Марсель һәм Альфредның үз җир участоклары бар, шунда бәрәңге, иген игү белән мәшгульләр.

    Үткән ел аларның гаилә капкасын олы хәсрәт шакый. Бер-бер артлы, әле кырыгынчы яшьләре белән генә баручы кияүләре якты дөнья белән хушлашалар. Ирфан абыйның бертуганы Локманның да фаҗигале үлемен кичерергә туры килә. Моннан берничә ел элек була ул фаҗига-килеп баручы поезд юлыннан чыга алмый торган оныгы белән бер әбине коткарганда һәлак була ул. Ходай тарафыннан бирелгән сынауларны үткәрү дә аларның бергә булулары ярдәм итә. Гомумән, ни генә булмасын, туган йорт һәрчак балалар, оныклар, кода-кодагыйлар белән тулы.

    -Бермуд өчпочмагы сыман безнең йортлар. Бер урамның ике ягында улларым, бер почмагында без, кызлар гына күрше урамда,-дип шаярта Ирфан абый. -Иң мөһиме - балалар янәшәдә, алар да әйбәт яшиләр, безгә дә булышалар.

    Бергә бәхетле гомер юллары кичерүләренең серен дә Хәйретдиновлар бер-береңне гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яшәгәндә генә мөмкин булуын җиткерделәр.

    Шактый олы яшьтә булуларына карамастан, Рокыя апа белән Ирфан абый бүген дә сыер асрыйлар, мал-туар тоталар, бакча тутырып бәрәңге утырталар. Эшсез торуны сөймиләр. Рокыя апа ишегалды такталарына кадәр сап-сары итеп юып куя, табыны да һәрчак әзер.

    Бәйрәмгә килгән Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов Хәйретдиновларны авылның хөрмәтле кешеләре буларак билгеләп үтте, юбилейлы даталары белән котлап, бүләкләр тапшырды.

    Бу көнне бәйрәм табыны янә барлык балаларны, дус-тату булып яшәгән күршеләрне, кодагыйларны җыйды. Өлкәннәргә саулык, җан тынычлыгы белән тигезлектә яшәргә, бергә-бергә зөбәрҗәт, бриллиант туйларын да уздырырга Ходай насыйп итүен һәркем теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: