Иске Кәкерле авылыннан Сәхаутдин Хөсәенов-үз җиренең солтаны
Шәхесләр

Иске Кәкерле авылыннан Сәхаутдин Хөсәенов-үз җиренең солтаны

Чит җирләрдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул! (Татар халык мәкале).

Газиз җирен, туган туфрагын, якташларын ихлас күңеленнән яратуы аны үз авылының солтаны иткән. Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче Сәхаутдин Абзал улы Хөсәенов ул.  

1956 елның көзге төнендә Фәүзия апа белән Абзал ага гаиләсендә якты өмет булып, икенче ир балалары дөньяга килә. Якты күңеле ачык йөзле намуслы булсын дип аңа Сәхаутдин дигән исем кушалар.

Абзал ага белән Фәүзия апа - Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән гади колхозчылар (Абзал ага – сугыш ветераны,  тормыш иптәше дә сугыш башлангач, мобилизацияләнеп, Түбән Тагилга озатыла, самолетлар төзү өчен кирәкле әйберләр җитештерүдә катнаша). Балалар арасында тырыш хезмәт белән бергә укуга, белем алуга омтылыш зур була. Алтысы да югары белем ала, бишесе–мөгаллимлек юлыннан китә. Сәхаутдинга исә:  “Гаиләдә мөгаллимнәр җитәрлек, башка төрле һөнәр ал”, дип киңәш бирәләр.  Казан  дәүләт ветеринария институтына юл тота егет, армия хезмәтен дә үтәп кайта. Дипломлы белгечне   “Ялкын“ колхозына зоотехник-селекционер булып эшкә алалар. Озак та үтми баш зоотехник вазифасын йөклиләр, бер үк вакытта ике ел колхоз рәисе урынбасары булып эшли. 1990 елның көзендә “Ялкын” хуҗалыгы рәисе итеп билгеләнә. Шушы 1990 нчы елның җәе буе бик көчле яңгырлар ява, юллар юк, җирләр сукаланмаган, кукуруз, чөгендерләр кырда кала.

“Декабрь ахырына кадәр иген сугып йөрдек, җитмәсә, язын чәчәргә орлык юк”,- дип искә ала ул  авыр вакытларны Сәхаутдин Хөсәенов. 

Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хуҗалыкның социаль-икътисади хәлен яхшырту теләге белән Сәхаутдин Абзал улына күп тапкырлар гадәти булмаган карарлар кабул итәргә, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә дә туры килә.  15 ел дәвамында, рәислектә, җиң сызганып эшли ул. Маллар өчен яңа биналар, юллар төзү, элеккеге корылмаларны заманга яраклаштырып яңарту эшләре башлана. Хуҗалыкка яңа техникалар кайта, авылны газлаштыру, сулар кертү һ.б, һ.б. аның чорына туры килә. Башкарылган эшләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел, хәер, моның кирәге дә юктыр. Чөнки нәтиҗәләр үзләре сөйли.

Сәхаутдин Абзал улының аннан соңгы хезмәте дә авыл җирлеге белән бәйләнгән. 2005 елдан ул җирлек башлыгы булып билгеләнә. Реформа үзгәрешләре, яңа программалар, авыл эчендәге юлларны күтәрү, яңарту, зиратларны карау, утлар кертү, күперләр ясау–бер сүз белән әйткәндә, рәислек чорында башланган эшләрне  дәвам иттерә ул. Авылда мәгариф, мәдәният, спорт юнәлешен үстерүгә зур игътибар бирелә, район һәм республикакүләм дәрәҗәдәге күп төрле чаралар үткәрелә, кунаклар каршы алына...  

“Игелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә балык белер”, дигән борынгылар.  Хезмәт кую чорында үз җирлегендәге халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту буенча да күп хезмәт куела. Шушы авылда туып-үскән, якташыбыз, «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга, район җитәкчеләренә дә  рәхмәте бик зур аның. “Авыл халкы, иганәчеләр, күп кенә игелекле кешеләр дә мөмкин кадәр матди ярдәм күрсәтте. Шушы чорда минем янәшәмдә, минем белән бер адымда булган һәркемгә олы рәхмәтлемен. Матур эшләдек, матур яшәдек, бүгенге көндә башлангычыбызны дәвам итүчеләргә дә уңышлар телим”,-ди ул.

Сәхаутдин Хөсәеновның күпьеллык намуслы хезмәте авылдашларының рәхмәте һәм дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән. 2002 елда аңа “ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. 2006 елда “Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен” һәм “Казанның 1000 еллыгы” медальләренә, 2008 елда “Иң яхшы муниципаль идарә хезмәткәре” номинациясендә Дипломга лаек була, 2011 елда Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен ТР Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

 Сәхаутдин Абзал улының тагын бер зур уңышы һәм казанышы, әлбәттә, аның күркәм гаиләсе. Тормыш иптәше (тумышы белән Иске Кәкерле авылы кызы) Сания ханымны ул Буа медучилищесын тәмамлап, Арчага юлланган җиреннән алып кайта. Сания ханым да, тормыш иптәше белән бер адымда, Иске Кәкерле авылы халкының сәламәтлеге сагында хезмәт куя. Башлап, Иске Ишледә ФАП мөдире, аннары Иске Кәкерледә озак еллар фельдшер-акушер булып эшли. 2015 елдан –авылда ФАП мөдире.  Гаиләдә өч бала дөньяга килә. Барысы да мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары белем алалар, төрле җаваплы урыннарда хезмәт итәләр. Инде аларның һәркайсының үз гаиләләре бар, әти- әнисенә 5 онык бүләк иткәннәр.

Адәм баласы еллар узган саен ешрак үткәнгә борылып карый, күңел сандыгындагы хатирәләрне барлый. Гомерем заяга узмаганмы, дигән сорау белән үзенә мөрәҗәгать итә. Сәхаутдин Абзал улы да бу көннәрдә үткәннәр хакында еш уйлана. Аллаһка шөкер, гомерем халыкка хезмәт итеп үткән, дип шөкерана кыла.

–Авыл баласы булып тудым, авыл кешесе булып бүген дә яшим. Янымда җәмәгатем –Саниям, балаларым, оныкларым. Алар – минем терәгем. Мин бәхетле, ди ул язмышыннан канәгать булып.


Нет комментариев