8 июльдә “Зөбәрҗәт туй”ларын билгеләүче гаиләләрнең берсе Иске Ишле авылында гомер кичерә.
Фирүзә ханым һәм Ярулла абый Мөхәммәтҗановлар икесе дә “Маяк” колхозында эшләп лаеклы ялга чыкканнар.
Алар барлык эшләрне дә һәрвакыт бергә эшлиләр икән. Бусы – ир-ат эше дә, монысы – хатын-кызныкы, дип тормыйлар. Нәкъ шигырьләрдә әйтелгәнчә:
Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
55 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.
Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган.
Ял көннәрен, бәйрәмнәрне бигрәк зарыгып көтәләр алар, чөнки балалар, оныклар кайткач өй тагын да ямьләнеп китә. Матур гомер итүләренең серен Фирүзә апа ачты:
–Гаилә ныклыгын тәэмин итүнең сере бик гади –бер-береңне тыңлыйсың, ир-атка юл куясың – шул гына!
–Төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Без әйбәт яшәдек. “Әбием” бик уңган, тырыш кеше, - дип мактап куйды карчыгын Ярулла абый. Һәм сүзен бераз шаяртып дәвам итте: –Менә шулай мактап куясың да, бик ачуланганда да йомшара инде. Хатын- кызны мактый белергә дә кирәк...
Әйе, 55 ел гомер бергә үткән. Бер карасаң – бик күп, ә уйлансаң кичә генә кебек...
Нет комментариев