Хыяллар канатында

Һәр чорның үз каһарманы, үз шагыйре, үз әдибе була. Нинди генә техник җиһазлар дөньяны шаулатса да, кешелекнең иң нечкә күңел кылларын бары тик кеше үзе генә аңлата ала. Ә бу әдәби әсәрләр аша җиткерелә. XI "Иделем акчарлагы" дигән яшь язучыларның республика бәйгесе җиңүчесе 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы...
-Алсу, язучылар белән очрашудан нинди кичерешләр белән кайттың?
-Әдәби әсәрләрен укып белгән язучыларны тыңлау аларның фикерләрен, уй-хыялларын ишетү, яшь каләм осталары белән танышу рухи күтәренкелек өстәде. Чөнки анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 35 иҗат яшьләре катнашты. Без өч көн буе аралаштык. Г.Тукайның Казандагы музеенда булдык. Г.Тукайның һәйкәленә чәчәкләр куеп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Курчак туе" дигән спектакль карадык.
-Иҗат өлкәсендә нинди чаралар үткәрелде?
-"Иделем акчарлагы-2011" бәйгесенең жюри әгъзалары белән мастер-класслар булды. Анда безнең эшләребезгә бәя бирделәр. Сәлах Рифат, Булат Ибраһимов кебек яшь язучылар, Рабит Батулла, Нәҗибә Сафина кебек өлкән буын әдипләре, төрле газета-журналларда эшләүче иҗат кешеләре белән очраштык.
-Нинди жанр буенча иҗат итәсең?
-Мин үземне драматургия өлкәсендә сынап карамакчы булам. Проза һәм поэзия жанрында иҗат итүчеләрдән аермалы буларак, драматургиягә бик азлар гына алына. Бу бәйгедә дә нибары ике кеше идек. Минем эшемне Әлфәт Закирҗанов карады. Өч әсәремне дә уңай бәяләде һәм "Иделем акчарлагы"на килүчеләр иҗатыннан төзелгән җыентыкка кертеләчәген әйтте.
- Алсу, син бәйгедән кубок һәм сертификат алып кайткансың. Ә менә дипломны нәрсә өчен бирделәр?
-ХI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә "Драма" номинациясендә югары нәтиҗәләргә ирешкәнем өчен лаек булдым.
-Котлыйбыз, уңышлар сиңа алда. Ә бу беренче җиңүең идеме?
- Юк, 9 сыйныфта укыганда КФУ үткәргән регионара предмет олимпиадасында "Татар теле һәм әдәбияты" дисциплинасы буенча республикада өченче урынны яуладым. Шулай ук "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында композицион осталык номинациясендә җиңүче дип табылдым.
- Әдәби әсәрләр иҗат итү шактый вакыт, көч сорый. Бу укуыңа комачау итмиме?
- Юк, быел мин унынчы сыйныфта, гел "5" легә генә укыйм. Иҗатка күбрәк бирелгән саен эшемнең нәтиҗәсен күрәсе килә. Ә төп эшем ул-уку. Татар теле буенча үткәрелгән район олимпиадасында җиңүче булдым. Сүз уңаеннан миңа һәрчак "яшел ут" кабызучы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлаловага һәм мәктәп директоры Резидә Хуҗиевага олы рәхмәтләремне җиткерәм.
- Ә иҗатка нәрсә этәрде?
-Мин дүртенче сыйныф-тан бирле Энҗе Җәлалова җитәкләгән "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы. Беренче шигырем 5 сыйныфта укыганда район газетасы "Туган як"та басылды. Бәлки ул да миңа этәргеч биргәндер. Шуның өчен редакция хезмәткәрләренә дә рәхмәтемне белдерәм.
- Киләчәктә үз урыныңны иҗат өлкәсендә күрәсеңме?
-Алла боерса, нинди генә өлкәдә эшләсәм дә иҗат- тормыш маягым булыр, дип уйлыйм.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.4600
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.3100
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.15100
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.30500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»26300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы92700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.5200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?30200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде29800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый30000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.96500
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.41500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләрЧүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.5100
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.9300
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.22600
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.15100
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.9300
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.5100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.4900
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.4600
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика