Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Хезмәттә узган гомер

    Октябрь… Көзнең моңсу, тик уңышлы ае. 2 октябрьдә Татар Бизнәсе авылында Рәйхана апа һәм Кәлимулла абый Халиловлар гаиләсендә дүртенче булып уллары Айниятулла дөньяга килә. Бу вакыйгаларга инде аз да түгел, күп тә түгел: 70 ел вакыт узып та киткән.

    Шушы вакыт эчендә күпме тормыш борылмалары, никадәр шатлыклар, күпме сөенечләр, шулар арасында йөрәкләрне телгәләгән ачы хәсрәтләр дә булган. Әмма Айниятулла абый бик сабыр да, акыллы да, нык та кеше ул. Әти-әниләре бик иртә гүр ияләре булсалар да, биш бертуганга яхшы тәрбия биргәннәр.

    Туган нигезнең учагын сүндермичә яши Айниятулла абый: туганнарга абый да ул, эне дә, балалары өчен яраткан әти, ике оныгының яраткан бабасы да. Гомер буе туган җирендә хезмәт куя, уңган, тырыш, бик сабыр, күркәм холыклы, дус-туганнарына гына түгел чит кешеләргә битараф булмаган, чын күңелдән, һәрвакыт хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тора. Җир кешесе өчен тракторчы һөнәре- тынгысыз хезмәт. Чынлап торып үз җиренә хезмәт итәргә яраткан кеше генә бу өлкәдә эшли ала. Айниятулла абый кебек туган ягының байлыгын, тәмен тоеп, кадерен белеп яшәгәндә генә моны аңларга мөмкин. Китап киштәсендәге күп санлы мактау кәгазьләре аның тынгысыз хезмәте, ялсыз, бәйрәмсез көнне төнгә ялгап тир түгеп эшләвенең бәяләп бетергесез җимешедер. Лаеклы ялга чыккач та, күңеле үзенең яраткан эшенә тартыла. Айниятулла абый - авылда ихтирамга лаек кеше. Балалары тормышта үз юлларын тапканнар, икесе дә укытучылар. Әтиләре аларның кайгыртуын, игътибарын тоеп яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: