Чүпрәледән Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтова– тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны
Шәхесләр

Чүпрәледән Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтова– тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны

Зөбәйдә апа балаларының һәм оныкларының игътибарын тоеп, кызы тәрбиясендә яши.

Зөбәйдә Вәлиулла кызы Иске Шәйморза авылында туып-үсә. 1941 елда ул 1 нче сыйныфка укырга керә. Әмма укуын дәвам итә алмый, икенче сыйныфтан ук, өлкәннәр белән кырга эшкә чыга. Бала куллары җиңәрдәй эшләр башкара: печән җыя, чөгендер утый. Нинди генә эш кушсалар да, берсеннән дә булдыра алмыйм дип баш тартмый, өлкәннәр арасында була.

Зөбәйдә апа үзенең авылдашы Хәйдәр Әхмәтов белән тормыш кора. Хәйдәр абый да гомер буе туган авылында эшли, элемтәче-монтер хезмәтен башкара. Зөбәйдә Вәлиулла кызы колхозда 60 яшькә кадәр хезмәт куя. Төрле елларда колхоз бакчасында эшли, бригадта да эшли, социалистик ярышларда катнаша. Намуслы хезмәте үз бәясен Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар, төрле бүләкләр аша таба. 1992 елда лаеклы ялга чыга.

Тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр. Хәйдәр абый белән Зөбәйдә апа бәхетле гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, пар канаты бүген аның янәшәсендә юк инде. Ике улын да җирләү кайгысын күргән Ана кеше…

Гомер бәйрәме белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова котладылар. Истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, җылы теләкләр теләделәр.


Нет комментариев