Бүләкне тапшыру тантанасы «Алтын көз – 2026» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
«Бикчуров Р.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равиль Ади улы Бикчуров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медале белән бүләкләнде.
Равиль Ади улы Бикчуров олы бүләккә алдынгы инновацион алымнар кулланып, үсемлекчелекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен лаек дип танылган.
Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырылучы экспозиция илнең иң колачлы тармак чараларының берсе булып тора. Быел ул 7-10 октябрьдә “Тимирязев үзәге” күргәзмәләр комплексында үтте. Экспозициядә 60 меңгә якын кеше катнашкан.
Нет комментариев