Чүпрәледән Җәмилә Гайнуллова сугыш чоры баласы
Шәхесләр

Чүпрәледән Җәмилә Гайнуллова сугыш чоры баласы

Урман да кискән, чөгендер дә иккән ул.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. Һәм шушы ун яшьлек кыз балага, мәктәпкә белем аласы урынга, кырда өлкәннәр белән башак җыярга туры килә.  Берничә елдан агач кисү кебек ирләр көче таләп ителә торган хезмәтне дә башкара ул. Аннан кайткач та колхоз басуларында печәнен дә җыя, урып-җыю эшендә дә катнаша. Ул елларда колхоз кырларында үстерелгән бәрәңгесен, шикәр чөгендерен тәмәкесен дә игүдә катнаша, фермада яшь бозауларны да карый.

Авыл өлкәнен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Марат Рәимов та котладыларҖәмилә апа авылдашы Миргасим белән гаилә кора, алты балага гомер бирә. Тормыш иптәшенең дә бар гомере колхозда уза: ул атлар карый, фермада эшли.

Җәмилә апа сынауларны шактый күрә. Тормыш иптәше 27 ел элек вафат була, аннан улы вакытыннан алда бакыйлыка күчә. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында бер оныгы хезмәт итә. Аның өчен дә борчыла ул, догасыннан калдырмый. Җир йөзендә тынычлык урнашуын, оныгының башка егетләр белән бергә исән-имин әйләнеп кайтуын тели. 

Хәзергесе вакытта Җәмилә апа авылда үз өендә ялгызы яши, аны кызы Сиринә тәрбияли, шулай ук социаль хезмәткәр дә ярдәмгә килә, башка балалары да кайтып йөри.

Җәмилә Җамалетдин кызы Кече Чынлы авылында туганШушы көннәрдә билгеләп үткән гомер бәйрәме–90 яшьлек юбилее уңаеннан да балалары әниләренә бүләк ясап, җыелышкан иделәр.  Авыл өлкәнен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Марат Рәимов та котладылар. Бүләкләр тапшырдылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Олы кешегә күп кирәкми соң, җылы сүз дә җитә, дигәндәй. Җәмилә апа үзен юбилее белән котларга килгән кунакларга бик шат булды.


Нет комментариев