Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан Илсөяр Хәлиуллова - мөгаллимә һәм остаз
Шәхесләр

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан Илсөяр Хәлиуллова - мөгаллимә һәм остаз

Тынгысыз Илсөяр ханым гел эзләнүдә, һәрдаим белемен күтәрү өстендә эшли,

Илсөяр Рәис кызы Хәлиуллова – Советлар Союзы Герое Исмәгыйль Кәбир улы Хәкимов исемендәге Зур Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы, тәҗрибәле, инициативалы, җаваплы, иҗади эшләүче мөгаллимәләрнең берсе. 

Тумышы белән дә Зур Чынлы авылыннан ул. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтында белем ала һәм шунда ук эшкә дә кайта. Яшь мөгаллимә тиз арада хезмәттәшләре һәм укучылар арасында хөрмәт казана.

Тынгысыз Илсөяр ханым гел эзләнүдә, һәрдаим белемен күтәрү өстендә эшли, төрле бәйге-конкурсларда үз көчен сынап карый, укучыларын да төрле конкурсларда катнашуга җәлеп итә. Мөгаллимә ханым укучыларының әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Илсөяр Рәис кызы үзенең тәрбия эшендә һәр балада уникаль шәхес күрә, аның шәхси сәләтләрен ача, сыйныфның йөз процентын мәктәп, район һәм республика чаралары һәм олимпиадаларының кайнап торган тормышына җәлеп итә, ә 2025 аның ике укучысы алтын медальгә лаек була. Хөрмәтле мөгаллимәнең мәгариф системасындагы хезмәт стажы 38 елны тәшкил итә.

Яшь белгечләр өчен олуг остаз да ул, тәҗрибәсе белән уртаклашып, ел саен район һәм мәктәп укытучылары өчен ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтә, Республика, Бөтенроссия һәм муниципаль семинарларда, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклаша, педагогик сайтларда һәм җыентыкларда мәкаләләре дөнья күрә, райондагы, республикадагы методик берләшмәләр эшендә актив катнаша. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2022” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының куст һәм муниципаль этапларында җиңүче исеменә лаек була. “Сәләтле балалар”, “Мәктәпне үстерү программалары", "Мәктәпнең белем бирү программасы", "Сәламәтлек" программаларын эшли.

Хөрмәтле мөгаллимәнең намуслы хезмәте төрле елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең, район башлыгының Мактау Грамоталары, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2022" Бөтенроссия конкурсының зона этабында катнашучы буларак, ТРМәгариф һәм фән Министрлыгы сертификаты, "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы" күкрәк билгесе белән бәяләнә. Илсөяр ханым Зәки Нури исемендәге район премиясе лауреаты да әле.

Төп хезмәтеннән тыш, Илсөяр ханым гаиләдә кадерле тормыш иптәше, сөекле әни һәм әби дә әле. Тормыш иптәше Радик Сәмигулла улы да шушы мәктәптә 42 ел балаларга география фәненнән белем бирә, тигез тормышта алар ике бала үстерәләр, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Балалары инде үзләре дә гаиләлеләр, әти-әниләрен дүрт онык белән сөендергәннәр.

 


Нет комментариев