Рафаэль абый 1946 елда Зур Чынлы авылында дөньяга килә. Шушы көннәрдә ул үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Балачагы сугыштан соңгы елларга туры килгән Рафаэльга җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Шуның өстенә ике баласын ташлап, әтиләре дә гаиләдән чыгып китә. Тамаклары ул елларда ипигә туймый, кияргә киеме булмый.
Рафаэль абыйга да җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга туры килә. Фермада ат белән эшли башлый ул. Аннан армия хезмәте. Хәрби хезмәтне ул Саратов шәһәрендә үтә. Шушы чорда шоферлыкка укый һәм шофер буларак хәрби хезмәтен дә уза. Армиядән соң авылга кайтып төпләнә. Яшь егеткә кайтуга колхозның “ГАЗ-51” машинасын ышанып тапшыралар. Соңрак исә “ЗИЛ” машинасына күчә.
–Эштән беркайчан курыкмадым, ни кушсалар шуны үтәдем, терлек азыгы да, шикәр чөгендерен дә ташырга да туры килде. Төзелеш өчен кирәк-яракларны кайтарырга ул елларда Ульяннан көненә икешәр рейс ясый идем,-ди Рафаэль абый үткәннәрне хәтерендә яңартып.
Тормыш иптәше Сания апа исә колхозда сыер савучы хезмәтен башкара, алдынгы урыннарны яулап эшли. Сания апа белән Рафаэль абый тигез тормышта 60 ел бергә гомер итәләр, дүрт балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә кызлары Гөлүсә – табиб, уллары Марат – шофер, Айрат заводта эшли, Мәскәүдә яшиләр. Уллары Фирдүс исә Казан шәһәрендә төпләнгән. Балаларының гаиләле, оныклары үсеп килүенә куанып яшиләр Рафаэль абый белән Сания апа. Тормыш итү дәвамында яңа өй җиткезеп чыгалар, әниләре Хәдия апаны тәрбияләп, соңгы юлга хөрмәтләп озаталар.
Рафаэль абыйның 46 ел хезмәт стажы бар
Хезмәт ветераны исеменә лаек була, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан күп тапкырлар Мактау Грамоталары белән бүләкләнә, районда алдынгылар слетында да катнаша, Сабантуй мәйданнарына чакырып та бүләклиләр аны.
Бүген ул мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Үзенең олы юбилеен да мәчет картлары белән дә билгеләп үтте. 80 яшьлеге белән Рафаэль Латыйп улын тәбрикләргә дуслары, авылдашлары, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов, район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин килгән иде.
Бу көнне хөрмәтле ветеранга бик күп бүләкләр, район мөхтәсибәтеннән, авыл җирлегеннән, Зур Чынлы авылы мәчетеннән Рәхмәт һәм котлау Хатлары тапшырылды. Рөстәм Хәмидуллин ТР агросәнәгать комплексының ветераннар советыннан, район ветераннар советыннан да Котлау хатларын ирештерде юбилярга, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләде.
Нет комментариев