40 елдан артык хезмәт стажында бик күп бүләкләргә ия ул.
Хабирә апа «сугыш чоры балалары»на караган, сынмаган, сыгылмаган буын вәкиле. Исеме дә, җисеменә туры килә: “алга баручы, гыйлемле”, дигән төшенчәләрне аңлата.
Хабирә апа “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә
Өч ир-бала һәм ике кызын кочаклап калган әнисе Разыя ханым тормыш иптәше Габделхак Мөхәммәт улын Бөек Ватан сугышына беренче көннәрендә үк озата. Башлап, дошманны тиз арада Җиңү турында өметләндергеч сүзләр язган хатлар килә аңардан. Әмма 1943 елда Сталинград өчен канкойгыч сугышлар бара, ул шунда һәлак була.
Бүгенге көндә дә гаилә архивында кызылармеец Габделхакның соңгы саубуллашу сүзләре белән язган хаты саклана. Анда ул хатыныннан көчле булуын, сукыр әнисен ташлмавын һәм балаларын лаеклы кешеләр итеп үстерүен сорый. Үзе исә, әлеге мәхшәрдән исән калуына өмет юклыгы хакында әйтә. “Монда су урынына кан елгасы ага”, дип яза.
Билгеле, әниләренә ирсез тормыш җиңелләрдән бирелми. Ачлыгы, ялангачлыгы, авырулары гаиләне бик сыный. Өч ир-баласы да вафат була Разыяның.
Хабирә апага кечкенәдән үк физик хезмәт белән шөгыльләнергә туры килә, әнисенә хуҗалыкта булыша, ә кичләрен ул авылдашлары өчен күлмәкләр тегә, алъяпкычлар чигә, оекбаш, бияләйләр бәйли.
Шулай да Хабирә апа урта белем алырга җитешә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын Яңа Кәкерле авылындагы җидееллык мәктәптә, аннары Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дәвам итә, анда танылган шагыйрь, якташыбыз Роберт Рәкыйпов белән бергә укуын горурланып сөйли.
Хезмәт биографиясен ул почтальон булып башлый. Авыл халкы Яңа Ишле авыл Советына депутат итеп сайлый, участок сайлау комиссиясе секретаре, авыл халкы арасында агитатор буларак та, җитәкчеләрнең ышанычын аклый ул. Аннан соң язмышы аны медицина өлкәсенә алып килә: Яңа Ишле авылында фельдшерлык-акушерлык пуктына санитарка булып эшләргә тәкъдим итәләр аңа, шушы вазифадан авылдашларының тирән хөрмәтен яулап, лаеклы ялга чыга.
40 елдан артык хезмәт стажында аның тырышлыгын “Хезмәт ветераны” исеме, Мактау грамоталары, күпсанлы медальләр бәяли. «Ана медале»нең 1 һәм 2нче дәрәҗәләренә, «Сугыш балалары» истәлекле медаленә дә ия ул.
Бәхетле гаилә 60 елдан артык матур гомер кичерә
Тормыш “арбасын” тарту белән беррәттән Хабирә апа авылның уңган-булган егете – гармунчы Җиһангәрәй белән кавыша. 1959 елда яшьләр өйләнешә. Бәхетле гаилә 60 елдан артык матур гомер кичерә, җиде балага гомер бирә. Алимовлар балаларын югары белемле итү өчен бар көчләрен куя. “Үзебез дә белем ала алмадык, шуңа да балалар укысын, дип тырыштык”,-ди Хабирә апа.
Хабирә апаның ике улы вафат. Кызлары 300 елдан артык тәшкил иткән укытучы Алимовлар династиясен лаеклы дәвам итәләр. Ике кызы «Татарстанның атказанган укытучысы», берсе «Россия мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булган. Аларның сукмагын бүген оныклар дәвам итә. Бәхетле әбинең сигез оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Хабирә апа лаеклы ялга чыккач та тик тормый. Дини гыйлем таратуда зур көч куя, рухи тормыш алып бара. Авылдагы дини мәҗлесләр дә аннан башка узмый, мөнәҗәтләр укый. Кызганыч, гомерлек пар канаты Җиһангәрәй абый гына бүген янәшәсендә юк. “Бик юксынам, бик бәхетле яшәдек картым белән”, ди Хабирә апа.
Бүген дә замана белән бер адымда булган, киң күңелле авыл өлкәнен 90 яшьлек олы юбилее белән район башлыгы Марат Гафаров котлады.
–Сезнең тормыш юлыгыз–һәркайсыбыз өчен олы үрнәк. Сугыш елларының авырлыгын татып, Ватаныбыз хакына ихлас хезмәт итеп, бүген дә тирә-юньгә чын яшәү көче таратасыз. Алдагы көннәрегез дә шундый матур, күркәм булсын,- диде ул бүләкләр тапшырып.
Язмышка буйсынып та була, шул ук вакытта язмыш көчлеләргә үзе дә буйсына. Хабирә апа гомер дәвамында язмышны үзе буйсындырып яшәгән хөрмәтле зат.
–Без – сугыш чоры балалары, туйганчы уйнап та кала алмыйча, бик иртә өлкәнәйдек. Сугыш елларындагы ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт безнең ныгып та өлгермәгән иңнәребезгә авыр йөк булып ятты. Ләкин сыгылып төшмәдек. Тормыш безне чыныктырды. Язмышыма, шушы яшькә җитүемә Аллаһ Тәгаләгә бик рәхмәтлемен, -ди Хабирә апа.
Нет комментариев