Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә беренче чаңгычы чемпионнар ачыкланды

    Чүпрәле урманчылыгы территориясендә район мәктәпләре укучылары һәм өлкән яшьтәгеләр арасында чаңгы буенча ярышлар узды.

    Ярышлар үткәрү өчен һава торышының да бик җайлы булуын әйтергә кирәк. Урманчылыкка йөзгә якын спортчы килгән, араларында район һәм республика ярышларында җиңү яулаган чаңгычылар да, әлеге спорт төрен яратучылар да, җанатарлар да бар. Кечерәк яшьтәге укучыларның әти- әниләре дә үз ул- кызларының җитез хәрәкәтләр белән узышуларын күңел биреп күзәттеләр. Спортчыларның нинди яшьтә булуларына карап ике һәм дүрт километрлы дистанциядә ярышырга туры килде. Чаңгы сезонын ачу уңаеннан бирегә килүчеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләде. "Әле күптән түгел генә районда Спорт һәм сәламәт яшәү елына йомгак ясадык. Әмма, бу спорт белән яшәүгә нокта куйдык дигән сүз түгел әле. Спорт ул яшәү рәвеше, аны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк",- диде Шәүкәт Әхмәтсафинович. Үз яшьтәшләре арасында Денис Колпаков, Никита Марков, Денис Кузнецов, Дмитрий Мусаткин, Клавдия Ахмукова, Алина Мусаткина, Виктория Мусаткина, Алексей Максимов, Артем Чернов, Виктор Дергунов, Юлия Фуражкина, Елизавета Шевелева, Елена Альмяшкина, Дмитрий Ларионов, Василий Спиридонов, Анатолий Макаров, Николай Марков, Валентин Семенов, Артем Солдатов, Елена Скворцова, Надежда Шишкина, Нина Ефимова, Юрий Романов, Петр Спиридонов, Николай Хрисанов, Елена Нуртдинова, Сиринә Миначева, Мария Никифорова призлы урыннар яулады. Аларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырган вакытта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ярышта катнашучыларга ихластан рәхмәт әйтте һәм алдагы ярышларда да уңышлы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Шуны да искәртик, әлеге ярышта иң яхшы күрсәткеч нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулаган чаңгычылар зона һәм республика узышларында район данын яклаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: