Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Балаларга багышланган гомер

    Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Шәйдуллина Гөлсинә Фәһим кызы - Кече Чынлы урта мәктәбенең тәҗрибәле педагог-оештыручысы, 29 апрельдә үзенең 5о яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

    Һаман да яшьләрчә җиңел гәүдәле,сүзгә юмарт,жор телле, юмор хисенә бай булган киң күңелле ханымга ярты гасыр гомер кичергәндер диеп кем дә әйтмәс. Ләкин аз-азлап буразна яра башлаган башындагы көмеш чәчләр, маңгайдагы беленер- беленмәс сырлар, күп акыл туплаган уйчан күзләр бөтенләй киресен сөйлиләр.

    Гади колхозчылар -Фәһим абый белән Мәсүмә апа кечкенәдән үк әрсез, чая кызчыкларына хезмәт тәрбиясе биргәннәр, туган якка, авылга, кешеләргә карата мәхәббәт орлыклары сала белгәннәр.

    "Дөньяда бернәсә дә очраклы гына була алмый",- дияргә ярата хөрмәтле юбиляр.1983 елда 10 сыйныфны уңышлы гына тәмамлаган яшь кызны мәктәпкә сәркәтип булып эшләргә чакыралар. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз туган мәктәбендә эшкэ кала.Читтән торып Казан педагогия көллиятендә укый,аны уңышлы гына тәмамлап балалар ошмасын җитәкли . Энергиясе ташып торган яшь кыз үз эшен яратып башкара. Вожатый Гөлсинәнең пионерлары эшләгән эшләрне санап кына бетерерлек түгел: елына ике тапкыр тимер ватыклары, тотылган кәгазьләр, дару үләннәре, көл җыю, тимурчылык, фермаларда шефлык итү, концертлар, спектакльләр кую. Болар барысы да күңел биреп эшләнә. Бу чорлар мәктәп тарихында аерым бер урын алып торалар.

    Элеккеге пионер оешмасының чәчәк аткан чорында Кече Чынлы мәктәп балалар оешмасы ничек гөрләгән булса, Татарстан варислары исемен йөртә башлагач та үз эшчәнлеген шул темпта дәвам итә. Балаларны ихлас яратуы, хезмәт сөючәнлеге, тумыштан бирелгән оештыру таланты аны гел яңалыкка,эзләнүгә,иҗадилыкка этәрә. 1993-2016 елларда Кече Чынлы мәктәбенең балалр оешмасын үзенең исемен дә, чын эшчәнлеген дә югалтмыйча, бердәм коллектив булып туплануында , үзенең бөтен көчен, тырышлыгын бервакытта да кызганмаган 1 квалификацияле категорягә ия булган педагог-оештыручы Гөлсинә Фәһим кызының да өлеше бар.Намуслы,мәктәп эше өчен җан атып торган,үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән педагог һәрбер класстан тыш чараны үткәрүгә зур җаваплылык хисе белән алына. Балалар белән уртак тел таба, аларда иҗатка һәм мәдәнияткә карата мәхәббәт уята. Һәр мәктәп укучысының сәләтен табып алып нинди дә булса чараларда катнаштырырга тырыша, актив булырга өйрәтә. Тимурчы - десантлар бәйрәм көннәрендә котлаулар оештыра, ветераннарны линейка, митингларга чакыра, аларның истәлекләрен язып ала, кирәк вакытта ярдәмгә ашыга.

    Зур хөрмәткә лаек булган педагог үзенең гаиләсендә яраткан әни,сөекле хатын һәм килен дә булырга өлгерә. Гомер бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә Гөлсинә Фәһимовнаны юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле тормыш телибез .

    Кече Чынлы урта мәктәбе коллективы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: