Тормыш юлың җиңел булмагандыр, Йөрәгеңдә булды яралар. Тик син һаман алга бара белдең, Көч биргәндер, мәктәп, балалар. Үсеп җиттек, зур кешеләр булдык. Куабыз инде без дә "иллене", Тоеп яшибез без әле һаман, Кайгыртучан җылы күңелне. Еллар уза без дә картаябыз, Бик күбебез әби-бабайлар, Тик шулай да апа сезнең өчен, Без...
Тормыш юлың җиңел булмагандыр,
Йөрәгеңдә булды яралар.
Тик син һаман алга бара белдең,
Көч биргәндер, мәктәп, балалар.
Үсеп җиттек, зур кешеләр булдык.
Куабыз инде без дә "иллене",
Тоеп яшибез без әле һаман,
Кайгыртучан җылы күңелне.
Еллар уза без дә картаябыз,
Бик күбебез әби-бабайлар,
Тик шулай да апа сезнең өчен,
Без һаман да әле балалар.
Кызыксынып, безнең тормыш белән,
Бәхет теләп, көтеп яшисең.
Кояштай елмаеп, каршы аласың,
Һәрчак ачык безгә ишегең.
Ялга кайтсак, сагынып туган якны.
Ашыгабыз сезнең янга, дип.
Белем биргән, киңәшләрегез өчен
Зур рәхмәтләр кабул итегез.
Нет комментариев