Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 55 яшь-гомер уртасы

    Гомер узган саен артта калган тормыш сукмакларын барлыйсың, уйлана- уйлана кайбер мизгелләргә килеп җиткәч бер мәлгә туктап каласың да, күңелдә нидидер рәхәтлек тоясың, үзеңнең тикмәгә яшәмәгәнеңә тагын бер инанып куясың.

    Әллә мул көз айларында дөньяга килгәнгәме, Вячеслав Матюшин бөтен барлыгы, табигате белән нәкъ көзнең үзенә охшаган. Шушы хаслык аны гомере буена озата килде, хезмәттәшләре арасында хөрмәт һәм ихтирам казануда да булышлык күрсәткәндер мөгаен. "Тормыш юлым никадәр катлаулы булса да һич үкенмим, миңа һәрчак акыллы, ачык күңелле һәм ярдәмчел кешеләр белән эшләргә туры килде. Шуңа да мин үземне бәхетле дип саныйм",- ди ул.

    Иске Чәке авылында туып-үскән, шунда балачагы үткән елларны да бик яхшы хәтерли Вячеслав. Авыл малайлары белән бергәләшеп урманнарга йөрергә, яшьтән үк файдалы дару үләннәре җыярга, гөмбәгә йөрергә яраткан. Иске Чәке урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач Казандагы кооператив техникумының товароведлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Әмма, хәрби хезмәткә алыну сәбәпле, укуны вакытлыча туктатып торырга туры килә. Ике елдан соң янә укуын дәвам иттерә һәм имтиханнарны "яхшы" һәм "бик яхшы" билгегә тапшырып "товаровед" белгечлеге ала. Райпо җитәкчеләре егетне ике куллап эшкә кабул итәләр һәм ялгышмыйлар да. Энергиясе ташып торган яшь белгеч җигелеп эшкә чума, вакыт белән санашмыйча район кибетләрен көндәлек товар белән тәэмин итү өчен үзеннән зур өлеш кертә. Шул елларда ул читтән торып Мәскәү кооператив институтын да тәмамлый. "Ул чорда райпоны Арифҗан Хәйруллин җитәкләде. Бик зур ихтирамга лаек шәхес иде ул. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем, бигрәк тә хезмәттәшләремә карата игътибар һәм ышаныч булдырдым. Аның тарафыннан үземә бер генә авыр сүз дә ишетергә туры килмәде",- дип искә ала Вячеслав Михайлович.

    Аннан соң аны склад мөдире итеп билгелиләр. Монда да ул үзен бик таләпчән, булдыклы һәм шул ук вакытта үтә дә җаваплы хезмәткәр итеп таныта. Берничә ел үтәргә дә өлгерми, шул сыйфатларын исәпкә алып, аны җәмәгать туклануы предприятиесенә җитәкче итеп куялар. "Ул вакытта ашханә системасы халыкка зур хезмәт күрсәтте. Көн саен 400гә якын кеше бездә туклана иде. Аш-суның сыйфатына беркайчан да зарланучы булмады. Киресенчә дипломнар, мактау кәгазьләре алып эшләдек. Бүгенгесе көндә дә мин аш-су осталары Җәмилә Җамалетдинова, Венера Төхфәтуллова, Халидә Дамаева һәм Клара Сәлахова кебек уңганнарга рәхмәт әйтәсем килә,- ди Вячеслав Матюшин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: