Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәледә Ленинград чолганышы өзелүнең 74 еллыгы билгеләп үттеләр
Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булып санала. Төп- төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январена кадәр) дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый.
-
Чүпрәледә физкультура сәламәтләндерү комплексы төзелә
Соңгы елларда район территориясе - төзелеш мәйданына әйләнде. Кайсы тарафка күз салсаң да төзелешкә, төзекләндерүгә юлыгасың. Үткән елның көзендә район үзәгендә тагын бер яңа объект - физкультура сәламәтләндерү комплексын сафка бастыру башланган иде.
-
Россия Федерациясе Президентын сайлаулар ачык һәм гадел булачак
2018 елның 18 мартында үтәчәк Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек бара. Әлеге уңайдан Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту-семинарлар үткәрү башланды. Уку-семинарлар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан оештырыла.
-
Яши белгәннәргә 90 берни түгел
90 яшькә җиткән әби - бабайларны котлау традициясе дәвам итә. Әлеге буын кешеләренең яшьлек елларында күргән газаплы язмышлары, бигрәк тә сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда куйган тиңдәшсез хезмәтләренә олы бәя биреп аларга Россия Президентының шәхсән котлаулары тапшырыла. Алар моңа бик лаек.
-
Городищеда бишенче тапкыр Авыл бәйрәме үтте
Соңгы елларда халкыбыз гөрләтеп Авыл көннәрен үткәрү гадәтен күтәреп җибәрде. Гадәттә аны җылы, матур, бар табигать яшеллеккә күмелгән җәй көннәрендә уздырса, Городище авылында ул кышның зәмһәрир суыгында үтә. Чөнки Авыл көне 19 январь -Крещение бәйрәменә туры килә. Быел исә Авыл көне биш еллык юбилеен да билгеләде.
-
Чүпрәледәге дуслык һәм бердәмлек үрнәге
Әй, дускаем, кил әле, күл буйларын күр әле, дип җырлана җырда. Ниниди күлне күздә тоткандыр әлеге җыр сүзләрен язучы, анысы билгесез. Ә менә безнең районда кешегә күрсәтерлек һәм рәхәтләнеп ял итәрлек күл булачак. Кайда, дип сорасагыз, районга көнчыгыш яктан керү юлында ул - Татар Саплыгы белән Алешкин Саплык авылы берләшкән...
-
Чүпрәлеләр каһарман якташыбыз Зыятдин Арслановны искә алдылар
Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов 1923 елның 15 январенда, Кече Чынлы авылында крестьян гаиләсендә туган. Биш сыйныф белемле егет үсә төшкәч ФЗО мәктәбен тәмамлап белгечлек ала һәм Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәрендәге паровозлар депосында слесарь булып эшли, хезмәт ударнигы, активист була.
-
Чүпрәледә 2018 елның беренче гаиләсе теркәлде
Чүпрәле район ЗАГС бүлегендә 2018 елның беренче пары-Диана һәм Эдуард Сачковлар тантаналы шартларда никахларын рәсмиләштерелде. Елның беренче булып теркәлгән яшь гаиләсен традиция буенча район башлыгы Александр Шадриков та котлады.
-
Чүпрәледә беренче баланы тәбрикләделәр һәм Ана капиталы сертификаты тапшырдылар
Район ЗАГС бүлеге сабыйларның нәни сабыйларның күңелле авазларына күмелде. Биредә 2018 елда туган беренче баланы һәм икенче һәм аннан соңгы туган балалы гаиләләргә Ана капиталы сертифкаты тапшырдылар.
-
Чүпрәледә терлекчеләр еллык эшкә йомгак ясады
Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып барганда, район башлыгы Александр Шадриков авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек тармагында хезмәт куючы белгечләр белән зур киңәшмә уздырды. Анда узып баручы ел күрсәткечләре буенча эшкә анализ ясалды һәм 2018 ел өчен яңа бурычлар билгеләнде.
-
Яңа елга иң әйбәт әзерләнүчеләр бәйгесе җиңүчеләре
Традиция буенча быел да районда яңа елга территорияләрне, биналарны, торак йортларны иң әйбәт бизәүчеләрне бүләкләделәр. Район башлыгы Александр Шадриков 31 декабрьдә үткән яңа ел кичәсендә, оешма һәм учреждение хезмәткәрләренең тырышлыгын, хезмәтен бәяләп, җиңүчеләргә Дипломнар тапшырды. Биналарны, территорияләрне иң әйбәт бизәүчеләр арасында: «Сетевая компания» Чүпрәле район электр челәтәре оешмасы, җитәкчесе Ирфан...
-
Чүпрәледә 2018 елның беренче баласы туды
Яңа елның беренче көнендә өйгәир-ат килеп керсә, ел уңышлы булачак, байлыкта үтәчәк, дигән ышану бар. Әлеге ырым-ышану нигезендә, 2018 ел Чүпрәле районы өчен чыннан да зур табышлы булыр дип көтелә. Чөнки районда беренче булып, ир-бала дөньяга аваз салды.
-
Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел белән котлавы
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Сезне якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйм. 2017 елны озатып, яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез. Узып баручы елга нәтиҗә ясап, аның безнең район өчен уңышлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Авылларда ФАПлар ачылды, күпфункцияле үзәк төзелде, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләнә...
-
Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды
Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге авылны Татарстанның көьяк-көнбатыш капкасы, дибез. Янәшәдә генә урнашкан Рус Шатрашаны һәм башка авыллар Ульяновск өлкәсенә карый. Авылда 106 йорт исәпләнә, 273 кеше яши. Кече яшьтәге 13 бала бар, шуның өчесе балалар бакчасына йөри.
-
“Перспектива” муниципаль унитар предприятиесе ике берәмлек техникага тулыланды
Чүпрәле районының "Перспектива" муниципаль унитар предприятиесе ике берәмлек техникага тулыланды.