Россия Федерациясе Президентын сайлаулар ачык һәм гадел булачак
2018 елның 18 мартында үтәчәк Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек бара. Әлеге уңайдан Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту-семинарлар үткәрү башланды. Уку-семинарлар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан оештырыла.
Мондый чара, 23 январьда, безнең районда да үтте. Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Валентина Каменькова катнашты.
Укыту программасы сайлауга әзерлек кампаниясендә һәм тавыш бирү барышында сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне үз эченә алган иде.
Укыту-семинарда сайлауга әзерлек кампаниясе барышында ялда, командировкада яисә теркәлү урыны буенча яшәмәүче "мобиль сайлаучылар" белән эшләүгә аеруча игътибар биреләчәге ассызыкланды.
Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү системасы белән дөрес эшләргә дә өйрәттеләр.
Һәр сайлау участогы сканер белән җиһазланган. Сканер бюллетеньнең әлеге участок сайлау комиссиясенеке икәнлеген дә билгели ала, әгәр бюллетень башка участокныкы икән, ул тавышларны санаганда исәпкә алынмый. "Хакерлар" ярдәмендә дә тавыш бирү нәтиҗәләрен үзгәртеп булмаячак, чөнки әлеге комплекс интернетка тоташмаган.
Укыту-семинар барышында, шулай ук, сайлаучылар исемлеге, протоколлар белән эшләү мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Һәм чара тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләре әгъзаларының эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән эш-уен белән тәмамланды.
-Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын (КОИБ) урнаштыру, сайлау көнне кайда булуыңа карап тавыш бирүнең яңа форматын кертү агымдагы ел сайлауларын сайлаучылар өчен уңайлы, моннан тыш, тагын да ачыграк һәм гаделрәк итәчәк,-диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиахметов укыту-семинарга йомгак ясаганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев