Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә терлекчеләр еллык эшкә йомгак ясады

Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып барганда, район башлыгы Александр Шадриков авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек тармагында хезмәт куючы белгечләр белән зур киңәшмә уздырды. Анда узып баручы ел күрсәткечләре буенча эшкә анализ ясалды һәм 2018 ел өчен яңа бурычлар билгеләнде.

Гадәттәгечә, тармак эшенең торышы буенча агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов сүз алды. Аның әйтүенчә, 2017 ел барышында район терлекчеләренең күмәк тырышлыгы белән 253035 центнер сөт җитештерелгән, ягъни узган елгыга караганда фермаларның продуктлылыгы дүрт процентка арткан. Ел дәвамында һәр сыердан уртача 5609 килограмм сөт савылган. Кайбер хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч тагын да югары. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Городище һәм Яңа Элмәле филиалларында, мәсәлән, һәр савым сыерның уртача продуктлылыгы 9990 һәм 7899 килограммга җитте. Ит җитештерүдә дә алга китеш бар. Ферма хезмәтчәннәре 1583 центнер ит сатып, үткән елгы күрсәткечне 34 центнерга арттырдылар. Районда мөгезле эре терлекләр саны 14176 башка җитте (+176), шуларның 4511-ен савым сыерлар тәшкил итә. Ел дәвамында 5358 бозау алынган (+144). Мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыруда җаваплылыгы чикләнгән "Эталон - Агро" җәмгыяте яхшы эшләде (+141). Әлеге хуҗалыкта һәр 100 сыердан 89 бозау алдылар. Агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов, ветеринария берләшмәсе табибы Марсель Исхаков һәм җаваплылыгы чикләнгән "Нәсел" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев хуҗалыклардагы терлекчелекнең торышын һәръяклап анализладылар. 2018 ел - Татарстан Республикасында "Югары продуктлы таналар үстерү елы" дип игълан ителде. Нәтиҗәле терлекчелек продуктлары җитештерү өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар, диделәр баш белгечләр. "2018 елда да сөт җитештерүне һәм сыерларның продуктлылыгын арттыру, ит һәм сөтнең сыйфатын яхшырту, яшь үрчем алуны һәм аларны үстерү проблемаларын чишү, бигрәк тә көтүне югары продуктлы таналар хисабына тулыландыру буенча безнең алда киеренке бурычлар тора. Малларның генетик потенциалын тулысынча файдалану өчен аларны сыйфатлы азыклар белән дөрес ашатырга кирәк",- ди район башлыгы Александр Валерьевич һәм ул терлекчелек тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Яңа ел белән тәбрикләде, куйган фидакарь эшләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, декабрь аенда югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең баш зоотехнигы Марат Рәимовка, шушы ук хуҗалыкның әйдәп баручы зоотехнигы Фәнис Сөләймановка, "Ак Барс - Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле филиалы зоотехнигы Елена Андреевага һәм Мунчәли филиалының көтүне яңарту буенча технологы Дамир Алимовка акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев