Чүпрәледә 2018 елның беренче гаиләсе теркәлде
Чүпрәле район ЗАГС бүлегендә 2018 елның беренче пары-Диана һәм Эдуард Сачковлар тантаналы шартларда никахларын рәсмиләштерелде. Елның беренче булып теркәлгән яшь гаиләсен традиция буенча район башлыгы Александр Шадриков та котлады.
-Гаилә төзү-һәр кешенең гомерендә җаваплы һәм дулкынландыргыч мизгел. Сезгә гаилә учагыгызның озын гомерле һәм бәхетле булуын телим. Гаилә ныклыгын саклап яшәгез һәм хезмәт итегез, районыбыз үсешендә сезнең лаеклы өлешегез керсен,-диде Александр Шадриков яшьләрне котлап. Район башлыгы аларга беренче гаилә документын-никахларын рәсмиләштерү таныкнамәсен һәм бүләк тапшырды.
Эдуардка кәләшне әллә кайлардан эзләп йөрисе булмый. Үзе ул Чуваш Чүпрәлесеннән булса, Диана Яңа Чүпрәле авылы кызы. Диана Чуваш Чүпрәлесе авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, ә Эдуард вахта ысулы белән хезмәт күрә. Танышып, очрашып йөри башлаганнарына 3 ел булган.
-Беренче булу һәрвакытта җаваплы. "Аягыбыз җиңел" булып, 2018 -Эт елында бик күп яшьләрнең хисләрен законлы рәвештә ныгытуларын телибез һәм барыннан да бигрәк әлеге хисләрнең гомерләре дәвамында озата баруын, барлык гаиләләргә дә бәхет, бер-берләрен аңлап яшәүләрен теләп калабыз,- диделәр алар.
Гадәт буенча, яшьләр актлар кенәгәсенә үзләренең кулъязмаларын теркәделәр, никахларын беркетеп, пар балдаклар белән алмаштылар һәм дә иң беренче парлы биюләрен башкардылар.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова беренче парны теркәп, гаилә бәхете һәм олы мәхәббәт теләде. Тантанага килгән әти-әниләр һәм кунаклар әлеге теләкләргә кушылып, яшьләрне чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев