Чүпрәледә 2018 елның беренче баласы туды
Яңа елның беренче көнендә өйгәир-ат килеп керсә, ел уңышлы булачак, байлыкта үтәчәк, дигән ышану бар. Әлеге ырым-ышану нигезендә, 2018 ел Чүпрәле районы өчен чыннан да зур табышлы булыр дип көтелә. Чөнки районда беренче булып, ир-бала дөньяга аваз салды.
Яңа елның беренче атнасында 5 январь иртәсендә 5 сәгать 40 минутта Матак авылында яшәүче Лидия Булгакова һәм Максим Нянин гаиләсендә икенче бала - уллары туды. Сабый 4 кг 92 грамм авырлыкта, буе - 56 сантиметр. Лидия - хуҗабикә, ире вахта ысулы белән читкә чыгып эшли. Матак авылында әти-әниләре белән бергә яшиләр.
-Балабыз туу зур шатлык. Беренчесе дә ир бала, Сергей -2 яшендә. 2018 елда беренче булырбыз дип уйламаган да идек. Аягыбыз җиңел булсын, балалар күп тусын, иң мөһиме исән булсыннар,-дип шатлыгы белән уртаклаша Лидия.
Әлеге теләкләргә өстәп, чыннан да дөньяга сабыйларның күп тууын телисе килә. Үткән елгы статистика буенча районда 133 бала туган. Бу үткән еллар белән чагыштырганда кимү ягында.
-133 баланың 83е безнең район үзәк хастаханәсендә туды. Соңгы елларда, кызганыч, балалар саны елдан-ел азая бара. Балалар бит алар киләчәгебез, гаилә нуры, әти-әни шатлыгы. Хатын-кызларыбызга һәрвакыт ярдәм итәргә, киңәш бирергә әзербез, килсеннәр генә,-ди район үзәк хастаханәсенең табибәсе Светлана Тяхина.
Дөньяга җан яралганда хатын-кызларга ярдәм итүчеләрне безнең халык элек-электән матур итеп "кендек әбисе" дип атап йөртә. Бала тудыру бүлегендә 36 ел гомерен багышлаган Гүзәлия ханым Хөснетдинова да киләчәктә хатын-кызларыбызның әни булу шатлыгын кичерүләрен, тели.
-Биредә эшли башлаган елларымда көненә әллә ничәшәр бала туа иде, һәркайсын тудырып, карап кына өлгер. Аеруча, яшь әниләргә беренче баласын төреп китерү бетмәс-төкәнмәс шатлык хисләре бирә. 2018 елда да, киләчәк тә, сабыйлар туып торсын, әниләре исән булсын, -ди ул да.
Беренче балага әнисе белән әтисе Ярослав исеме кушарга уйлыйлар. Әлеге исем славян теленнән килеп чыккан. "Көчле, энергияле", "янучан", тормышчан" дигән мәгънәләргә ия. Амин, шулай булсын, киләчәктә Ярослав әти-әнисенең шатлыгы, горурлыгы булып үссен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев