Чүпрәледә "Хәтер шәме" акциясе узды
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Әлеге уңайдан 21 июньдә кичке 21.00 сәгатьтә район үзәгендәге Мәңгелек ут янында Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясе узды.
Чараларда район җитәкчелеге, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм яшьлек еллары дәһшәтле сугыш елларына туры килгән өлкән буын вәкилләре катнашты.
Кичке тантана легендар диктор Юрий Левитанның 1941 елда сугыш башлануы турындагы тарихи язмасы белән башланды. Батырларыбзының якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды.
22 июнь- иртәнге сәгать дүрт... Советлар Союзы өчен бу көн, бу вакыт тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башлану белән мәңгелеккә язылды. Сызылып аткан бу көндәге кояш нурларын, күк йөзенең яктылыгын фашистларның самолетлары кара болыт булып каплыйлар. Якты киләчәк белән янган чыгырылыш сыйныф укучылары, меңләгән яшь кыз һәм егет кулларына корал алырга мәҗбүр була.
-Ил халкы белән бергә дәһшәтле сугышка, Ватан азатлыгы өчен Чүпрәле халкы да күтәрелә. Гаиләләреннән бишәр, дүртәр, өчәр якын кешеләрен югалткан якташларыбыз бар. Бу кайгы һәр кемгә югалтулар алып килде,-диде үзенең чыгышында район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров. -Без бүгенге белән яшибез, тик үткәнебезне дә онытырга ярамый. Үткәнбездә югалтулар гына түгел, халкыбызның аяусыз батырлыгы да бар.
Робер Закиров чыгышын Роберт Рождественский сүзләре белән: «Һәркемне исемнәре белән искә алыйк. Бу вафат булганнар өчен түгел, исән калганнар өчен кирәк", дип тәмамлады.
Бөек Ватан сугышына 14 меңнән артык чүпрәлеле китә, шуның яртысыннан артыгы кире әйләнеп кайтмый, күбесе турында хәбәрсез югалган кара кәгазь килә.
Сугышның беренче көннәреннән үк, Чүпрәле районы 500ләп эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итә, шуларның 204е балалар була. Ул елларда район территориясендә дүрт балалар йорты ачыла.
Район халкы тылда көн, төн дими фронттагыларга ярдәм итәр өчен хезмәт куя. Колхозлар, аерым гражданнар, танк колоннасы төзелешендә катнаша. Шундый танкларның берсендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Зариф Алимов дошманннарга каршы көрәшә.
Иске Ишле авылыннан, 93 яшьлек, фронтовик Хәсәнҗан Хуҗиев сугышта вафат булган 167 авылдашларының гомерен яшимдер, ди. Алар рухына дога кылып, мәчеткә пенсия акчасыннан сәдакалар биреп, истәлекләрен барлап, гомер кичерә.
Кызганыч, бүген ветераннарыбызның сафы сирәгәйде. Районда сугышның чынбарлыгын күргән, утларын кичкән 24 сугыш ветераны яши.
Чарада 75ле сан белән шәмнәр яндырылды. Нәкъ шушы кадәр вакыт узган дәһшәтле сугыш башланганнан көннән, миллионлаган халык тормыш аязлыгы, азатлыгы өчен дошманга каршы күтәрелгән. Аларның исеме мәңгелек, онытырга һич кенә дә хакыбыз юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев