Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә иң яхшы сабанчыларны ачыкладылар

28 июнь көнне районда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыклардан иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде.

Бәйге "Мәхмүтов" крестьян-фермер хуҗалыгы басуында, элеккеге люцерна печәне җирендә, әлегә бер тапкыр да сөрелмәгән кырда оештырылды.

Район башлыгы Александр Шадриков, чараны ачып, игенче-механизаторларга уңышлар теләде, авыл хезмәтчәннәрен алда киеренке хезмәт көтүен, механизаторлардан башка бер генә эшнең дә башкарылмавын билгеләп үтте, җиргә, авылга тугрылыклы калганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов мондый бәйгенең районда әле беренче тапкыр гына үтүен искәртеп, аның киләчәктә күркәм традициягә, осталык күрсәтү мәйданына, тәҗрибә уртаклашуга әйләнәсенә ышаныч белдерде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Җәмил Шәрипов механизаторларны бәйге шартлары белән тагын бер кат таныштырып, механизаторларга старт бирде.

Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Бәйге шартлары нигезендә, буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга тиеш иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Цильна" җәмгыяте механизаторы Фәнил Сөләйманов-I, "В.Н.Артемьев" крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Александр Абязов-II, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы механизаторы Фәнил Аббазов III урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Район бәйгесенә сөрү агрегатын яхшы әзерләгән "Мәхмүтов" крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Марс Ахметов һәм "Дементьев" агрофирмасы механизаторы Александр Фуражкин Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр һәм кызыксындыргыч бүләккә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы сабанчы җир эшкәртү