Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә студентлар белән очрашу узды

Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә "Бер күрешү­ үзе бер гомер" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәләре үткәрү традициягә кереп китте.

Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбе быел кабат үзенең төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларын үз оясына колач җәеп каршы алды. "Кабатланмас мизгелләр" дип аталган кичәгә мәктәпне, укыткан укытучыларын яраткан, онытмаган студентларыбыз, мәктәп укучылары, укытучыларыбыз һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Җәлалов Айрат Фиркать улы, авылдашыбыз, җитәкче Низамов Алберт Әлфик улы, авыл җирлеге башлыгы Низаметдинов Рамис Рәфәгать улы килгән иделәр. Бәйрәм кичәбез Россия гимны белән башланып китте. Бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәп директоры Хайрутдинов Илһам Иршат улына бирелде. Ул мәктәп тормышын чагылдырган вакыйгалар, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләде. Ә авыл җирлеге башлыгы авылның киләчәге, планнары турында ассызыклады. Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Җәлалов Айрат Фиркать улы: районда 2018ел­ "Гражданлык һәм патриотизм"елы дип игълан ителүе, киләчәктә районда яшьләргә эш урыннары булдырылуы турында сүз алып барды. Студент укучыларыбызны, төрле өлкә белгечләрен, уку йортларын тәмамлап, туган районыбызга эшкә кайтырга чакырды. Илебезнең төрле югары уку йортларында: медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария, Казан федераль университетының төрле факультетларында белем алалар. Ә 9нчы сыйныфны тәмамлап киткән укучыларыбызның күп өлеше медицина һәм педагогия көллиятләрендә белем ала. Шушы студентларыбыз үзләрен укыткан укытучыларына, туган мәктәбенә булган хөрмәт, ярату хисләрен үзләренең җырлары, шигырьләре, теләкләре аша җиткерделәр. Студентларыбыз: Миначева Айгөл, Юсупова Зилә, Садыков Илнур, Яруллина Ләйлә, Хузеев Фәнил: "Без үзебезне укыткан укытучыларыбызга бик рәхмәтле. Мәктәбебездә төпле башлангыч һәм урта белем бирмәгән булсалар, без бу уку йортларында бүген белем ала алыр идекме? Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез безнең якты киләчәгебезгә юл яручылар! Мең­мең рәхмәт Сезгә." Теләкләр, фикер алышулар мәктәп укучыларының чыгышлары, матур җырлар белән үрелеп барды.

Китапханәче Лилия Әхмәтова һәм килгән кунакларга, студентларга мәктәп фотоальбомын тәкъдим итте. Бу альбом мәктәп тормышының төрле мизгелләрен кабат хәтерләрдә яңартты.

Очрашуны матур теләкләре һәм шигырҗләре белән оештыручы Хайрутдинова Дамирә Иршат кызы һәм китапханәче Лилия Әхмәтова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев