Кичә. Бүген. Иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
2017 елда Чүпрәледә 152 юл һәлакәте теркәлгән
Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел район территориясендә 152 юл - һәлакәте теркәлгән.
-
500 сумыңны чыгарып саласың килмәсә
Көн саен диярлек республика юлларында җәяүлеләр машина астына эләгә. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һаман да шул - юл аркылы тиешсез урында чыгу, юлга искәртмәстән килеп чыгу, игътибарсызлыкны һәм кагыйдәләргә буйсынмауны аңлата. Машина астына калып үлү очракларының күпчелеге, нигездә, тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Бу вакытта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт...
-
Кагыйдә бозмасаң, штраф түләмәссең
Шуны искәртим, штраф - административ хокук бозган очракта бирелә торган җәза чараларының берсе ул.Аны түләтү турында карар суд, яисә административ хокук бозу турындагы эшне караган җаваплы зат тарафыннан чыгарыла.
-
2017 елда Чүпрәледә өйләнешүчеләр саны күп булган
Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Чүпрәледә 2017 елда 134 бала тууы теркәлгән, (2016 елда-175). Өйләнешәүчеләр саны үткән ел -86 булган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 19га артык. Аерылышучылар саны үткән ел бергә артып киткән, 2016 елда 34 гаилә таркалган булган. Кызганычка каршы, кайгылы статистикадан да башка булмый. Үткән ел 336...
-
Чүпрәледә полиция Кыш бабае бүләкләр өләште
Быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре унберенче мәртәбә "Полиция Кыш бабае" акциясен үткәрделәр. Аның исеменнән үк мәгълүм булганча, Кыш бабай һэм Кар кызы костюмнары кигән хезмәткәрләр аз керемле һәм тотрыксыз гаиләләрдә булдылар, авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга бүләкләр әзерләп тапшырдылар. Әйе, нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, һәр бала Яңа ел бүләгенә...
-
Чүпрәле күптармаклы техникумы укытучысы Әсәдулла Аббазов I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде
Кама төзелеш көллиятендә Н.И. Лобачевскийның тууына 225ел тулу уңаеннан Республика һөнәри уку йортларының математика укытучылары арасында үткәрелгән II Республика профессиональ конкурсы үткәрелде. Бу конкурста катнашып Чүпрәле күптармаклы техникумының физика һәм математика укытучысы Аббазов Әсәдулла Абзалдин улы I урынны яулап I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Район урамнарында чыршы утлары
Авылыбыз яныннан үтеп китүче Кече Чынлының аллы гөлле утларга төренеп, җемелдәп утырганына игътибар итте микән.
-
Раилә – җиңүче!
Липецк шәһәрендә Россия кубогына оештырылган ишкәк ишү буенча бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән ярышларда безнең район кызы Раилә Сатдинова да катнашып, 2000 метрлы арада ишкәк ишү буенча беренче урынны яулады. Ярышларда илнең 14 төбәгеннән 200 ишкәкче катнашкан. Райондашыбызны котлыйбыз һәм җиңүләре белән горурланабыз!
-
Якташыбыз Эльвира Сафина-Вәлиуллинаның иҗат кичәсен "Мәйдан" каналында карап булачак
Казанда Габдулла Тукай исемендәге филармония залында шагыйрә, галимә, популяр җырлар авторы, якташыбыз Эльвира Сафина-Вәлиуллинаның иҗат кичәсе булып үткән иде. Әлеге кичәдән тапшыруны "Мәйдан" каналында 2018 елның 5 январенда кичке 19.00 сәгатьтә һәм 7 январьда 14.00 сәгатьтә карап булачак. Карамый калмагыз!
-
Игелекле кешеләр бар ул, дөньяда
Дөнья. Тормыш. Язмыш. Бу сүзләрне һәр кеше үзенчә аңлый.
-
Чүпрәле һәм Буа электр челтәре компаниясе хезмәткәрләре приют балаларына шатлык өләште
Уби авылындагы "Җылы йорт" социаль приютында бүгенге көндә 30га якын бала тәрбияләнә, шуларның 9ы мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Әти- әниләре исән булып та, монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйларның күзләренә карап күңел сызлана.
-
Татар Шатрашаны авылында гомер кичерүче Факия апа Хамзина 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның гомер юлы исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә.
-
Чүпрәле җәза үтәтү инспекциясендә 70 кеше исәптә тора
Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.
-
Чүпрәледә пиротехник әйберләрне шартлату урыннары билгеле
Бәйрәмнәрне тагын да ямьләндереп җибәрү өчен күпләр пиротехник эшләнмәләр сатып ала.
-
Чүпрәледә төп чыршыны бизи башладылар
Район үзәгендә төп чыршыны урнаштыра башладылар. Әлеге эшне "Прогресс" предприятиесе хезмәткәрләре башкара.