Иске Кәкерле урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды
Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла. Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эш шәхес үсеше...
Чыннан да һөнәр сайлау тормышта иң җитди адымнарнын берсе. Шуңа күрә дә бу җаваплы чорда укучыларга туган төбәкләрендә ихтыяҗ зур булган һөнәр ияләре турында чын мәгълүматлар алу һәм үз сәләт-мөмкинлекләрен тулы мәгънәдә ачыклау өчен ата-аналар, укытучылар ярдәме кирәк.
Шулай ук теге яки бу профессияне дөрес сайлау өчен укучыга үзенең индивидуаль-психологик мөмкинчелекләрен барлау да мөһим. Бу шартларны үтәгән очракта ул кирәкле һөнәрне сайлап, адаптация үтеп, озак вакытлар шушы өлкәдә уңышлы хезмәт куя алачак.
Шуларны исәптә тотып, безнең Иске Кәкерле урта мәктәбендә профориентация тәрбиясе системалы рәвештә укучының яшь үзенчәлекләреннән чыгып алып барыла.Мәсәлән, IX - XI сыйныфларда профориентация тәрбиясе бирү чаралары укучылар өчен бу чорның үз-үзең өстендә эшләү, һөнәри сыйфатлар тәрбияләү, үз-үзеңә бәя бирергә өйрәнү чоры икәнен хисаплап тормышка ашырыла. Бу этапта бездә төрле уку йортларында белем алучы элеккеге еллар чыгарылыш укучылары белән очрашулар, сайланган уку йортларына "Ачык ишекләр" көннәренә барулар оештырыла.
26 нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә иң кызыклы һәм ел саен көтеп алына торган чараларның берсе- студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте.Студентлар авыр кышкы сессиядән соң үзләренең туган мәктәпләренә җыелдылар. Очрашу кичәсенә 12 студент килде. Очрашуда авыл җирлеге башлыгы С.А.Хөсәенов,Чүпрәле муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе И.Р.Хайруллин, мәктәбебез укытучылары һәм югары сыйныф укучылары катнаштылар. Очрашуның беренче өлеше түгәрәк өстәл артында үтте. Катнашучылар районыбызның үсеш мөмкинлекләре, районда яшьләр өчен эшләп килә һәм уңышлы тормышка ашырыла торган программалар турында фикер алыштылар. И.Р.Хайруллин катнашучыларга шулай ук район масштабында гамәлгә кертелгән социаль программалар һәм яңа тезелеп килүче спорт комплексы турында тулы мәгълүмат бирде.
Очрашуның икенче өлешен студентлар дәвам иттерде. Алар укучыларны үзләренең укыган уку йортлары, студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, укучыларны һәм укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Соңыннан студентлар КВН рәвешендә оештырылган шаян һәм интеллектуаль уен уйнадылар. Алар анда үзләренең белемнәрен, осталыкларын, тапкырлыкларын сынадылар.
Студенлар белән очрашу кичәсе һәркемгә ошады. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу кирәкле чара. Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар аларга һичшиксез ярдәм итәчәк. Җәмгыятьнең алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын табуга, дөрес һөнәр сайлап, алга таба илебезгә файда китерүеннән һәм үзенең дә эшеннән канәгатьлек табуына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев