Чүпрәледә район чемпионаты старт алды
Илдә 11 сентябрьне "Аеклар көне" буларак билгеләп үттеләр. Бу уңайдан районда да күп төрле чаралар оештырылды. Ул көнне спортчылар мини - футбол буенча район чемпионатын башлап җибәрделәр.
"Акчарлак" йөзү бассейны янындагы универсаль спорт мәйданчыгына оешма һәм предприятиеләрнең мини - футбол буенча командалары җыелган. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильдан әйтүенчә, быелгы уеннарда районның 12 оешмасы үз командасын тәкъдим иткән. Алар арасында былтыргы чемпион "Татавтодор" футболчылары да бар. Шобага буенча командалар өч төркемгә ("А", "В" һәм "С") бүленеп уйнарга тиеш булдылар. Төркемнәрдәге уеннар әйләнеш системасы буенча үтәчәк. Ярым финал уеннарында А1- В2, А2 - В1 командалары очрашачак. Монда җиңү яулаган командалар финалда үзара очрашу үткәрергә тиеш булалар. Ә оттырган футболчылар 3 һәм 4 урыннар өчен көрәшәчәк. "А" төркеменә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Перспектива" оешмасы, эчке эшләр бүлеге һәм электр челтәре командалары керде. Район хакимияте, лицей, шәхси эшмәкәрләр һәм мәгариф бүлеге (физкультура укытучылары) "В" төркемендә һәм "Татавтодор", мәдәният бүлеге, күптармаклы технологияләр техникумы, район үзәк хастаханәсе һәм электр челтәре "С" төркемендә чыгыш ясаячаклар. Чемпионатта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм мини - футбол буенча федерация филиалы җитәкчесе Валерий Художитков тәбрикләде. -Бүген без тантаналы төстә мини - футбол буенча район чемпионатын ачабыз. Әлеге чара көзге җиләс һавада вакытны сәламәтлек өчен файдалы үткәрүгә булышлык итәр. Монда килүчеләрнең барысы да сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, молодецлар! Сезгә спорт уңышлары, эчкерсез җанатарлар һәм гадел ярышлар телим,- диде Айрат Фиркатович. Илдус Мөшәрәпов спортка чит кеше түгел. "Татавтодор" командасы өчен чыгыш ясый. "Үткән ел безнең команда бик уңышлы уйнады. Финалда район хакимияте командасын 3:1 исәбенә отып төп кубокны яуладык. Быел да сынатырга исәп юк,- ди Илдус. Җиңүчеләр өчен кубоклар һәм кыйммәтле призлар әзерләнгән. Беренче уенны мәгариф бүлеге белән күптармаклы технологияләр техникумы командалары башлап җибәрде. Физкуләтура укытучылары зур өстенлек белән (7:0) җиңүгә ирештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев