Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары пенсия турында сөйләштеләр

19 сентябрь - Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә. Аны Россия пенсия фонды оештыра.

Әлеге чарадан Пенсия фондының район бүлеге дә читтә калмады. Аның максаты - Россия яшьләренең пенсия буенча һәм социаль юнәлештә белемнәрен күтәрү, киләчәктә үзеңә лаеклы картлык яки пенсия формалаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлату.

Район пенсия бүлеге җитәкчесе Илмир Измайлов һәм идарә хезмәткәрләре Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Уби урта мәктәпләрендә булдылар. Укучылар белән очрашып, Пенсия фонды эшчәнлегендә төп юнәлешләр турында сөйләделәр. Шулай ук СНИЛСның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге турында да аңлатма бирелде, хезмәт хакының ни өчен «ак булырга» тиешлеге дә аңлатылды.

Мондый очрашулар бер көн белән генә чикләнми. Ул ел ахырына кадәр башка мәктәпләрдә дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев