Чүпрәледә иң көчле грссмейстерлар ачыкланды
Районда өлкәннәр көненә багышлап төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде. Шул уңайдан Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе базасында "Буыннар бәйләнеше" дип аталган шахмат буенча турнир үткәрелде.
Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов әйтүенчә, әлеге турнирда катнашу өчен районның иң көчле 12 шахматчысы теләк белдергән. Спортчыларны тәбрикләргә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та килгән иде. Яшь гроссмейстерларның яше унбиштән узмаган, ә өлкәннәргә килгәндә аларның һәркайсы 60- ны күптән тутырган. Ярышлар Швейцария системасында, халыкара кагыйдәләр буенча үткәрелде. "Яшьләр һәм өлкәннәр арасында шахмат уенын популярлаштыру, олыларга карата хөрмәт һәм ихтирам булдыру турнирның төп максаты итеп куела",- ди шахмат клубы җитәкчесе Ханбик Камалов. Уеннар тәмамланганнан соң җиңүчеләр дә билгеле булды. Өлкәннәр арасында районның берничә мәртәбә чемпионы булган Ирфан Вәлиуллин барлык көндәшләрен отып беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Село Уби авылыннан Вячеслав Матвеев һәм Иске Кәкерле авылы гроссмейстеры Шәүкәт Юсупов яулады. Яшьләрдән Муса Айзәтовка тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Константин Симуллин белән Илназ Ильясов бүлеште. Кызлар арасында танылган шахматчылар Айгөл Нәсыйбуллина, Айгөл Шәрипова һәм Мәдинә Худайбердиева призер булдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ В Дрожжаном прошел турнир по шахматам "Связь поколений"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев