Туган Як
  • Рус Тат
  • Иҗат отчетлары башлана

    Быел мәдәният йортларында традицион рәвештә үткәрелүче иҗади отчет концертлары Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны билгеләү кысаларында "Беркем дә, берни дә онытылмый" шигаре астында үтәчәк.

    ТР Президенты Указы нигезендә республикада әлеге юнәлештә эш планнары булдырылган. Районда үтәчәк халык иҗат отчеты фестивален исә быел беренчеләрдән булып Шланга авылы үзешчәннәре башлап җибәрәчәк.

    Район мәдәният бүлеге мөдире Данир Шәрәфетдинов бу көннәрдә "Җырлыйк әле!" тапшыруына чакыру алынганлыгы һәм анда районыбызның иң талантлы артистларыннан торган команданы туплау эшләре алып барылганлыгы хакында да әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: