Көн вакыйгасы

Зур Аксу урта мәктәбе - «Иң яхшы ачык мәктәп – 2022»

«Иң яхшы цифрлы мәктәп-2022» Республика конкурсына йомгак ясалды.

 

Конкурс педагогик мохиттә заманча цифрлы технологияләрне алга этәрүгә һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Конкурста республиканың «Ачык мәктәп» белем бирү платформасына тоташтырылган гомуми белем бирү оешмалары катнашты. Алар арасында Зур Аксу урта мәктәбе дә бар иде. Нәтиҗәләр буенча белем бирү учреждениесе “Иң яхшы ачык мәктәп-2022” дип табылды.

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ачык мәктәп» компаниясе белән берлектә «Ачык мәктәп 2035» Республика белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.


Нет комментариев