Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хәрби хезмәт — горурланырлык гамәл

Ир-егетләргә тәкъдим — контракт буенча хәрби хезмәт

Ватанны һәм аның мәнфәгатьләрен яклау — районның бертөркем ир-егетләре белән очрашуда сөйләшенгән төп тема булды. Чараны башлап Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов контрактчыларның хезмәт шартлары турында сөйләде, таләпләр һәм социаль гарантияләрне ачыклады.

Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә югары хезмәт хакы, төрле ярдәм тәкъдим ителә: ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, балаларны югары уку йортларында укыту өчен бюджет урыннары. Алар гомерлек хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын да ала.
Районның барлык авыл җирлекләрендә контракт хезмәтенә алынырга теләүчеләргә консультацияләр бирү өчен хәрби исәпкә алу белгечләре эшли.

—Контракт төзергә теләүчеләр белән индивидуаль эшлибез һәм барысын да аңлатабыз, — диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов. —Татарстанда яшәүчеләр хәрби контракт төзергә тәвәккәллиләр икән, аларга 1, 5 миллион сумга кадәр башлангыч акча бирелә. Әмма моның өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк. Татарстанлылар гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр, хәтта чит ил гражданнары да контрактчы булып хезмәт итә ала. Кайда яшәүләренә карамастан, аларга Татарстанга кадәр килергә һәм хезмәт урынына кадәр барырга булышачаклар. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгы алуда ярдәм итәчәкләр. Контракт төзегәндә, медицина күзәтүе узганда торак биреләчәк, ашау белән тәэмин итү каралган. Хәрби әзерлек тә үткәрәчәкләр.

Контракт хезмәте турында интернетта, социаль челтәрләрдә еш сөйләнелә. Районыбызда кеше күп йөри торган урыннарда, мәсәлән, күпфункцияле үзәктә, сәүдә нокталарында, оешма, учреждениеләрдә барлык мәгълүмат урнаштырылган. Район хакимияте, полиция биналары эчендә плакатлар, листовкалар стеналарга беркетелгән. Мәгьлүматларны шуннан да алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев