Көн вакыйгасы

Хәрби операциядә катнашкан өчен пенсия стажы арта

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламалы хокукка ия.

Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белдергән.

«Сүз махсус хәрби операциядә катнашкан очракта елына 3,6 югары пенсия коэффициентын куллану һәм икеләтә стажга исәпләнүче югары пенсия стажы турында бара. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты озак стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак», — дип аңлаткан ул.

Бу — картлык буенча иминият пенсиясе хокукы гомуми нигездә пенсия яшеннән ике ел алдарак бирелергә мөмкинлекне аңлата. Әмма бу очракта ир-атларга — 60, хатын-кызларга 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу ташламадан 42 еллык иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык иминият стажы булган хатын-кызлар файдалана ала.

«Үз теләге белән формированиедә булган вакытта имгәнгән яки авыру нәтиҗәсендә инвалид калганнарга карата искәрмә каралган. Үз теләге белән хәрби операциягә киткәннәргә, инвалидлык алган очракта, дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләнә», — дигән Вафин «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында.

Аерым алганда, беренче төркем инвалидлар — 21,4 мең сум, икенче төркем инвалидлар — 17,8 мең сум, өченче төркем инвалидлар 12,5 мең сум күләмендә пенсия ала. Әгәр үз теләге белән хәрби операциядә катнашкан кеше 18 яшькә кадәрге яки югары уку йортында яисә техникумда көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге бала тәрбияләсә, пенсия күләме арта. Өстәмә акча инвалидлык буенча билгеләнгән пенсия күләменә карап билгеләнә, әмма тәрбияләнүчеләр саны өч кешедән артык була алмый.

Гражданлык стажы, исәпләнгән иминият взнослары, хезмәт хакы күләме, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чоры турындагы мәгълүматлар Россия Социаль фонды шәхси хисабында чагылыш таба һәм иминият пенсиясенә хокукны билгели. Мондый пенсияне билгеләү өчен күпфункцияле үзәккә,

Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.

Россия Украинада 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операция үткәрә, аны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Махсус операциянең максатка ирешкәнгә кадәр дәвам итәчәген Россия хакимияте инде берничә тапкыр белдерде.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan. ru сайтында танышырга яки 117 телефоны буенча белешергә мөмкин.


Нет комментариев