Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чүпрәле район башлыгы котлавы
Көн вакыйгасы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чүпрәле район башлыгы котлавы

Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, җирле бәрелешләрдә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр!

 

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез.

Бу изге бәйрәм буыннар алмашынуы, батырлык, туган илгә мәхәббәт, тугрылык үрнәге булып тора. Хәрби хезмәт - Ватанны саклауны үзенең изге вазифасы һәм намус эше дип санаучы көчле һәм батыр кешеләрнең бурычы булды һәм шулай булып кала да.

Ватанны саклаучылар көнендә без хәзерге вакытта Россиянең иминлеген тәэмин итеп, бүгенге көндә Украинада махсус операциядә катнашкан батырларыбызны, элек елларда ил бәйсезлеген тәэмин иткән җиңүчеләрне данлыйбыз һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны искә алабыз. Шул ук вакытта, алга киткән икътисадтан һәм үсештәге сәнәгатьтән башка да Дәүләт көчле була алмый, шуңа да 23 февраль - һәр ир-егеткә үзенең ил язмышында тоткан урынын искә төшерү көне дә. Көчле затның изге бурычы - хатын-кызлар һәм балаларны, өлкәннәрне яклау, гаилә һәм Ватан терәге булу ул.

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәт вәкилләре! Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, Җирдә тынычлык урнашуын, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим.Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.


Нет комментариев