Көн вакыйгасы

Тел–милләт сакчысы: Халыкара туган тел көне уңаеннан да атналыклар узды

Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Халыкара туган тел көне уңаеннан да  районның һәр мәктәбендә дә татар теле атналыклары узды. Бу чарага старт герой шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнендә үк старт бирелде.

Түбән Чәке урта мәктәбе укучыларын театр артистлары итеп тә күрдек. Алар Г. Сабитовның "Чын дәфтәр" әсәрен сәхнәләштерделәр.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә  "Үз милләтем – үз телем" исемле кичә узды.

Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең "Шаяннар һәм тапкырлар" уенынында татар теленнән булган белемнәрен күрсәттеләр.

Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Түгәрәк өстәл артында мин татарча сөйләшәм" исемле чара оштырдылар.

"Зиннәтле дә, бизәкле дә туган тел" исемле чара районыбызның Матак урта мәктәбендә үтте.  

Әдәбиятыбызның йөзек кашы булган шагыйребез- Габдулла Тукай иҗаты турында, Марс урта мәктәбенең укучылары, төрле кызыклы чаралар оештырдылар.

2025 елны татар халкында горурлык, мактану хисе уятучы мәгърифәтче, тарихчы, тел галиме һәм язучы, әдип, педагог Каюм Насыйриның тууына 200 ел уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә даими рәвештә төрле кызыклы һәм файдалы чаралар уза.

“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, - дигәннәр. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Алсу Тумакова, район мәгариф бүлеге методисты.


Нет комментариев