Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча ГТО өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелде
Көн вакыйгасы

Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча ГТО өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелде

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда яңа спорт объектлары төзелә.

Узган ел Яр Чаллы һәм Апас районында ГТО нормаларын тапшыру өчен 2 футбол кыры һәм 18 спорт мәйданчыгы булдырылды. Төзелеш «Спорт — тормыш нормасы» программасы һәм «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Әлеге проект кысаларында шулай ук Лаеш районында ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы, Сарман районында тренажерлар белән мәйданчык төзелде.


Нет комментариев