«Татарстан кроссы — 2023» республика массакүләм ярышлары узды
Көн вакыйгасы

«Татарстан кроссы — 2023» республика массакүләм ярышлары узды

Чара кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының мобиль мәйданчыгы оештырылган иде.

Үткән атнада районның яңа чаңгы базасы территориясендә физик әзерлекләрен тикшерергә теләүчеләр җыелды. Чүпрәлеләр ул көнне «Татарстан кроссы — 2023» массакүләм ярышларда катнаштылар.
Чарада спорт сөючеләр, спорт ветераннары, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Ярышларны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов барлык катнашучыларны җылы сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Шулай ук, спортчыларны Чүпрәле муниципаль районының җиңел атлетика буенча федерация филиалы җитәкчесе Евгений Иванцов та сәламләде.

Чара кысаларында ГТО комплексының иң яшь алтын билге ияләрен бүләкләү булды. ГТОның алтын билгеләре Иске Чүпрәле күп профильле лицее укучысы Рәсүл Кәлимуллинга, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Камилә Насыйбуллина һәм Диана Хәсәновага тапшырылды.

28 августтан 10 сентябрьгә кадәр районда «ГТО белән 1 класска» республика онлайн акциясенең муниципаль этабы уздыБәйге нәтиҗәләре буенча Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Андриян Колбасов, Яңа Уби төп мәктәбе укучысы Ева Шурбина, Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучысы Матвей Васильев муниципаль этапта җиңүче булдылар. . Муниципаль этапта җиңүчеләргә бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды. Акциянең республика этабы нәтиҗәләре буенча Матвей Васильев республика этабында да җиңүе билгеле булды.

«Татарстан кроссы — 2023» ярышлары төрле яшь категорияләре арасында аерым узды. Һәр яшь категориясендә призерларга җиңүче Грамоталары һәм бронза, көмеш, алтын медальләр тапшырылды.

«Милләтләр кроссы — 2023» Бөтенроссия йөгерү көнендә һәм «Татарстан кроссы — 2023 » республика массакүләм ярышларында иң яшь катнашучы (4 яшь)булып Аделия Гафарова һәм иң өлкән катнашучы булып Җәүдәт Мөдәрисов танылдылар. Аларга да Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар вакытында кросста катнашучылар йөгерү буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.


Нет комментариев