"Татарстан чаңгы юлы — 2022" Чүпрәледә яңа модульле чаңгы базасында узачак
Көн вакыйгасы

"Татарстан чаңгы юлы — 2022" Чүпрәледә яңа модульле чаңгы базасында узачак

Чарада район укучылары һәм өлкәннәр катнашачак.

«Татарстан чаңгы юлы — 2022» республика массакүләм ярышлары 12 февральдә узачак. Традицион чаңгы ярышларын  уздыру турындагы боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, массакүләм чаңгы ярышлары республиканың барлык муниципалитетларында, шул исәптән Чүпрәле районында да, халыкның төрле катламнары катнашында узачак.

Спорт чарасының ничек узуы турында Башкарма комитетның спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сөйләде.

–Быел, башка еллардан аермалы буларак, "Татарстан чаңгы юллары-2022 "  Иске Чүпрәле авылы, Җиләкле урамы , 8 адресы буенча Сабантуй мәйданында төзелгән яңа модульле чаңгы базасында узачак, дип билгеләп үтте ул.

Вилданов сүзләренә караганда, чаңгы ярышлары программасы ике этаптан тора. Беренчесендә –белем бирү учреждениеләре укучылары, ә икенчесендә-өлкәннәр ярыш юлына басачак.

- Укучыларны теркәү 8.30 дан башлана.  9.00 сәгатьтә алар өчен старт бирелә.  Аннан өлкән яшьтәгеләр өчен теркәлү 10.30 дан башлана. Аларга старт 11.00 сәгатьтә биреләчәк. Моннан тыш, чарада оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә катнашачак,-диде спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге башлыгы.

Руслан Вильданов шулай ук ярыш дистанциясе турында да искә төшерде. Укучылар өчен массакүләм ярыш дистанциясе 1,3 км дан 2,6 км га кадәр, ә өлкәннәр һәм җитәкчеләр өчен 1,3 км. ны тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел  Чүпрәле районында ике чаңгы базасы эшли. Инвентарьны прокатка алу мөмкинлеге дә бар. 


Нет комментариев