Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Штрафы зур, бәласе тагын да зуррак

Янгынга каршы режим 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы режим кертелде. «Ул табигый янгыннарны, шулай ук, кешеләр яшәгән урыннарда янгыннар килеп чыгу куркынычын киметү өчен кертелә», ди Буа һәм Чүпрәле буенча янгын күзәтчелеге инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Илдус Вәлиуллин.

Белгеч аңлатуынча, янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә таләпләр куела. Әйтик, учак кабызу, коры үлән яндыру тыела, урманнарга бару чикләнә һ.б.. 

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен түбәндәге штрафлар каралган:

—гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

— вазифаи затларга — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;

— юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручыларга — 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;

— юридик затларга — 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Янгынга каршы режим 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев