Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Социаль хезмәткәрләр көнендә чүпрәлеләрне бүләкләделәр

8 июньдә социаль хезмәткәр көне бәйрәм ителә. Бу уңайдан Казанда тантаналы чара оештырылды.

 

Бәйрәмдә районыбызның  социаль өлкәдә хезмәт куючы бер төркем хезмәткәрләр делегациясе дә катнашты.

Тантаналы чара кысаларында Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

«Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бүлеге мөдире» номинациясендә райондагы  «Кайгырту»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бүлекчәсе мөдире Гүзәл Фәхретдинова  I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Гүзәл Минсабир кызы әлеге өлкәдә ..... елдан бирле хезмәт куя.  Шушы көннәрдә исә  ул юбилейлы туган көнен дә - 50 еллыгын билгеләп үтте.

Шулай ук, чарада Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Алар арасында «Балигъ булмаган шәхеснең рухи культурасын тәрбияләү» номинациясендә «Җылы йорт» приютының  «Яшь патриот» социаль программасы II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев