Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Солдат якташыбызга Рәхмәт Хаты тапшырганнар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Әлфия һәм Илгиз Насыйбуллинга хәрби частьтән Рәхмәт Хаты килгән.

Аларның уллары Нәфис мәктәптә укыган елларда да үзен гел үрнәк яктан күрсәтә иде. Барлык фәннәрне дә дүртле, бишлегә үзләштерү белән берлектә спортны да үз итте. Сыйныфташлары арасында үз-үзенә таләпчән, гадел һәм шул ук вакытта ярдәмчел булуы белән дә аерылып торды. Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетына укырга керүе дә тикмәгә генә түгел.

Инде командирдан килгән хатка күз салыйк. Анда “Хөрмәтле Әлфия Кәбировна һәм Илгиз Рафаэлович! Сезнең улыгыз ефрейтор Нәфис Насыйбуллин хәрби хезмәттә үзен гадел һәм алдына куелган хәрби бурычны вакытында төгәл, намус белән үтәүче солдат итеп танытты. Ул хезмәттәшләре  арасында ышаныч һәм абруй казанды, теләсә кайсы вакытта сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә килергә әзер тора. Хезмәт итү дәверендә хәрби осталыгы, дисциплиналы, чыдам һәм тапкыр булганы, осталыгы өчен төрле дәрәҗәдәге командирлар тарафыннан берничә тапкыр бүләкләүгә лаек булды. Сезнең улыгыз кебек егетләр хәрби бурычын үтәгәндә, халкыбыз җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең имин булуына ышана ала. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, түземлек, шатлык-куанычлар телим. Улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез һәм аны Россиянең чын патриоты итеп үстергәнегез өчен баш иеп рәхмәт әйтәм», диелә анда.

Реклама

–Улыбыз Самарада. Бер дә зарланмый, яратып, бар күңелен биреп хезмәт итә. Командирларыннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар, шатлыклы хәбәрләр килгәч, рәхәт икән ул. Һәр ата-анага да балалары өчен горурлык һәм шатлык хисләре кичереп яшү язсын!, - ди Әлфия Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X