Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча Чүпрәледән 200гә якын ир-егет хәрби хезмәттә

Соңгы елларда хәрби контракт хезмәте популярлык казанды

Районыбызда да контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр бар. Аларның соравы буенча бу хезмәтнең нәрсәләр вәгъдә итүе хакында Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин белән әңгәмә кордык.

военком Фото Гулия Фаизова

—Радик Харисович, бүгенге көндә контракт буенча ничә райондашыбыз хезмәт итә?

— Бүгенге көндә РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча Чүпрәледән 200гә якын ир-егет хәрби хезмәттә. Аларның һәммәсе дә үз теләге белән килешү төзеп, хезмәткә китте. 

— Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр кайда мөрәҗәгать итә ала?

—Буа һәм Чүпрәле районы хәрби комиссариатына, авыл җирлекләре башлыкларына, район хакимиятенә, яисә Иске Чүпрәле авыл җирлеге бинасында урнашкан хәрби исәпкә алу белгече Нуршат Салиховага мөрәҗәгать итәргә була. Һәркайда да контракт буенча хезмәт итү нигезләрен сөйләп, барлык мәгълүматлар җиткереләчәк. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен шулай ук http://службапоконтракту. рф, яки «Госуслуги» сайтында гариза калдыру мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук нинди дә булса сораулар булса 117, 122 номерларына шалтыратырга мөмкин. Кайнар линия: 8(800)222-59-00 номеры да эшли. Чүпрәледәге хәрби исәпкә алу белгеченең телефон номерлары: 8(843-75) 2-23-09, 89270364678.

— Контракт буенча хезмәт итү өчен нинди документлар таләп ителә?

— Башлап гариза язарга, медицина тикшерүе үтәргә кирәк. Автобиография һәм анкета (формасы службапоконтракту. рф сайтында), паспорт, хәрби билет (әгәр булса), никах турында, балаларның туу турындагы таныклыгы (әгәр булса), белем турында документ. Шуны да әйтеп үтәсем килә, контракт төзеп, хәрби хезмәткә бару — ул шунда ук махсус хәрби операциягә китү түгел. Һәрхәлдә, башта әзерлек үтәчәксең.

— Контракт буенча хезмәт итүчеләргә нинди ташламалар каралган?

— Контракт буенча хезмәт иткән барлык хәрбиләрнең дә социаль ташламалары һәм гарантияләре бар.

Алар бик күп. Медицина, белем алу юнәлешләре буенча, балалары булганнарга төрле ташламалар, аларга уку йортына керү мөмкинлеге, төрле чараларда бушлай катнашу һ.б, һ.б. Дару препаратлары да, ветеран исеме дә бирелә, алдан пенсиягә чыгу хокукы да бар. Бу хакта мобиль пунктларда, шулай ук сайтларда тулы мәгълүмат куелган.

Әлеге төр хезмәт үтүчеләргә төрле түләүләр дә каралаган, алар —шәхси һәм гомуми булганнары да бар.

Үткән көннәрдә генә Татарстан Хөкүмәте РФ Кораллы Көчләре белән контракт имзаларга теләгән гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган акчаны арттырырга карар кылды. Хәзер аның күләме 1,5 миллион сумга җитәргә мөмкин. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Яңа ярдәм чарасы 2024 елның 31 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Түләүнең гомуми күләме берничә чыганактан туплана: 1,05 миллион сумны Татарстан Республикасы бүлеп бирә, 195 мең сум РФ нән килә, ә калган 300 мең сумны Татарстан шәһәрләре һәм районнары тәкъдим итә.

Чүпрәледә ул—150 мең сум. Шунысын да искәртү мөһим, әлеге түләүгә татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, шулай ук, яшәү урынына бәйсез рәвештә чит ил гражданнары да хокуклы.

Кандидатларга уңайлы булсын өчен Татарстан Хөкүмәте комплекслы ярдәм тәкъдим итә. Ул Татарстанга һәм хезмәт итү урынына барганда ярдәм күрсәтүне, контракт рәсмиләштергән һәм медицина тикшерүе узган вакытта торак һәм ашау-эчү белән тәэмин итүне үз эченә ала. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгы алырга ярдәм итәчәкләр. Контрактны рәсмиләштерү процессы берничә сәгатьтән алып күп дигәндә ике көн вакыт китә.

Контрактникларга тиешле әйберләрнең тулы җыелмасы һәм дарулар салынган армия аптечкасы бирелә, бу аларны өстәмә чыгымнар тотудан азат итә. Моннан тыш, аларга республикада һәм Россиядә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт имзалаган предприятиеләр аларның эш урыннарын саклау һәм хезмәт хакы түләп баруны үз өстенә ала. Җирле хакимиятләр хәрбиләрнең гаиләләрен опекага ала, аларны тиешле ярдәм белән тәэмин итә.

— Контракт буенча хезмәт итүче райондашлар белән элемтәдә торасызмы?

— Контракт буенча хезмәт итүче якташ егетләребез белән һәрдаим аралашып торабыз. Ихтыяҗларына карап гуманитар ярдәмнәр озатабыз. Контракт буенча хәрби хезмәт — чын ир-егетләр эше икәнлеген бик яхшы аңлый һәркем. Чөнки илебезнең данлы тарихын ир-егет каһарманлыгыннан башка күз алдына китереп булмый.Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Егетләребез дә туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар! 

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев