Рамил Кәлимуллин: «Ел башыннан Чүпрәледә 3070 башкарма производство кузгатылды»
Көн вакыйгасы

Рамил Кәлимуллин: «Ел башыннан Чүпрәледә 3070 башкарма производство кузгатылды»

Үткән атнада Чүпрәле районы суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан оешманың җитәкчесе Рамил Кәлимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Рамиль Ильмирович, суд приставларының эше бурычны түләттерү буенча суд карарын үтәтү икәнлеген барыбыз да беләбез. Бурычлылар яки акча түләмәүне судка кадәр җиткергәннәр белән эш итү җиңел түгелдер... 

— Әйе, бурычларның төрле төрләре белән эш итәбез. Гражданнарның берсеннән-берсе алган бурычлары бар, кредит, займнарын түләмәү очраклары да очрый. Алиментлар, яшәеш-көнкүреш эшләре, мал-мөлкәт белән бәйле бурычларны түләттерү турындагы суд чыгарган карарларны җиренә җиткерәбез. Коллективыбыздагы 13 кеше шушы төр эшләр белән шөгыльләнә. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр, мәсәлән, 3070 башкарма производство кузгатылды. Үткән елдан калганнарны да кертеп 4647 башкарма производство тәмамланды.

— Бурычлы кешегә әҗәтен кайтару өчен ничә көн вакыт бирәсез?

— Закон нигезендә, ирекле рәвештә бурычны кайтару өчен биш көн вакыт каралган. Бу хакта искәртү хаты кешенең кулына тапшырыла. Хәзер ярдәмгә «Дәүләт хезмәтләре» электрон порталы да килә. Кешегә хат барып җиткәне аның бурычы анда күренә. 5 көн эчендә әҗәтен түләмәсә штраф салына. Штраф суммасы физик затларга- 1000 сумнан, юридик затларга 10000 сумнан ким түгел.

— Бурычлы кешеләргә чит ил паспорты, андыйларның чит илгә чыга алмауларын да ачыклап китик әле.

— 30000 сумнан күбрәк әҗәте булганнар аны ирекле рәвештә түләмәсәләр, аларга чит илләргә юл ябыла. Шулай ук, бурычлы кеше мөлкәтен дә терки алмый. Булган мөлкәтенә дә арест салына.

— Агымдагы елда законнарга үзгәрешләр кертелде. Бу бурычлы кешеләрдән бурычларын кайтаруга да кагыла. Бүгенге көндә бурычлыларга яшәү минимумы караламы?

— Әйе, кешенең мал-мөлкәте булса, хезмәт хакыннан яки пенсиясеннән түләнә. Әмма яшәү минимумы — аның хакы. Әҗәтле бу очракта безнең оешмага килеп махсус гариза язарга тиеш була.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамиль Ильмирович. Коллективыгызга уңышлар телибез.


Нет комментариев