Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Район башлыгына сорау!»: «Туган як» газетасында яңа рубрика

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Район башлыгына соравыгыз булса, сез аны безнең, ягьни редакция аша да, җиткерә аласыз. Без «Район башлыгына сорау» («Вопрос главе») рубрикасы ачып җибәрергә булдык.

Рубриканың шартлары бик гади: сез безгә шалтыратасыз яки WhatsAppтан 89278131323, 896563239 номерларына язасыз, яки tuganyak@bk. ru һәм ranilyaaliy@yandex. ru электрон почта аша мөрәҗәгать итеп, соравыгызны бирәсез. Без аны шундук район башлыгына җиткерәбез. Җавапны исә газетада урнаштырабыз. Бары тик шуңа игътибар итү кирәк: сораулар гомумрәсәй, шул исәптән, Чүпрәле районы мәнфәгатьләренә кагылырга тиеш.

Бу рубрика районыбыз халкы өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз. Хәерле сәгатьтә!

Район башлыгына! Беренче сораулар 

Ни өчен җир кишәрлеген арендалау килешүен өзәргә ярамый?
Шәйдуллин, Щәйморза.

Жавап: 
— Һәр очракта да килешү шартларын карарга кирәк. Әгәр килешү озак вакытлы булса һәм килешү буенча барлык шартлар да үтәлсә, килешүне берьяклы рәвештә өзеп булмый.
 

М. Р. Гафаров, район башлыгы.

Чүпрәле-Буа-Казан маршруты буенча автобус кайчан йөри башлячак?
Кузнецова Д.

Җавап

«Казан — Иске Чүпрәле — Казан» маршруты Татарстан Республикасының даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташуның муниципальара маршрутлары реестрына керә. Һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына карый. Бу маршрутлар субсидияләнми.
Элек бу маршрут буенча пассажирлар һәм багаж ташуны
«Восток-Транс-Строй» ҖЧҖ үз өстенә алган иде. Пассажирлар аз булу һәм автобус йөртүгең үз-үзен акламавы сәбәпле ул бу эштән баш тартты.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 2024 елның 9 январенда «Казан — Иске Чүпрәле» маршруты буенча пассажир һәм багаж ташучысын билгеләү буенча сату-алулар (торги) үткәрде, әмма автобус йөртергә теләгән табылмады.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты тарафыннан «Иске Чүпрәле — Борындык» маршруты буенча автобус хәрәкәте булдыру планлаштырыла. Борындык станциясеннән «Борындык — Казан» поезды көн саен йөри.
Борындык станциясендә транспорт көтү залы булган җылы павильон төзү дә күздә тотыла.
«Иске Чүпрәле-Казан-Иске Чүпрәле» автобус хәрәкәтен яңадан гамәлгә кую буенча хәхерге вакытта Казан шәһәре һәм Ульяновск шәһәре автотранспорт предприятиеләре белән сөйләшүләр алып барыла.

М. Р. Гафаров, район башлыгы.

— Яңа Чүпрәле авылының Совет һәм Мәдәният (Культурная) урамнарына асфальт җәелмәгән, кайчан булыр икән? 
Совет һәм Мәдәният (Культурная) урамнарында яшәүчеләр.

Җавап:
—Әлегә Совет һәм Мәдәният (Культурная) урамнарында асфальт җәю каралмаган. Анда яхшы, вак ташлы (щебенкалы) юллар.

М Р. Гафаров, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев