Бу көннәрдә район үзәгендә Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган Парад репетицияләре үтә.
Парадның төп катнашучылары-ул мәктәп укучылары. Хәрби комиссариатның район буенча бүлек начальнигы Вил Нуруллин җитәкчелегендә укучылар һәр хәрәкәтне, һәр борылышны кабатлыйлар. Сүз уңаеннан, Парадны Вил Нуруллин шәхсән үзе кабул итәчәк.
Бөек Җиңү уңаеннан үткәреләчәк Парад 9 май көнне район үзәгендә иртәнге сәгать 9.00да булачак. .jpg)
Нет комментариев