Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мотоцикл — куркыныч хәрәкәт чыганагы

Үткән 2023 елда Татарстан юлларында мототранспорт катнашындагы 220 юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән һәм 236 кеше яраланган.

Мототехниканы йөртүчеләр һәм аның пассажирлары — юл хәрәкәтенең иң күп зыян күрүчеләре. Мотоциклчылар хәтта кечкенә юл-транспорт һәлакәтендә дә җитди җәрәхәтләнергә, ә мотошлем булмаганда хәтта баш мие җәрәхәтләре алырга мөмкиннәр.

Район автоинспекторлары мотоциклчыларны үз куркынычсызлыкларын тәэмин итәргә һәм бары тик шлем-каска кигән килеш һәм саклагыч экипировкада хәрәкәт итәргә чакыра.

— Хөрмәтле ата-аналар, үз балаларыгызның иминлегенә җитди карагыз, аларның кайда булуын даими контрольдә тотыгыз, мондый «куркыныч» уенчыклар сатып алыр алдыннан бик яхшылап уйлагыз һәм балаларыгызның автомашина кебек транспорт чаралары белән үзләренә генә идарә итү мөмкинлеге бирмәгез, — дип киңәш итәләр алар.

Белешмә

Үткән 2023 елда Татарстан юлларында мототранспорт катнашындагы 220 юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән һәм 236 кеше яраланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев